Укучы шпаргалка өчен юкка чыгарылган БДИ нәтиҗәсен судта яклаган
Кабардино-Балкариядән чыгарылыш сыйныф укучысы гаделлеккә суд аша ирешкән.
Аның физика буенча БДИ нәтиҗәсен шпаргалка куллануда шикләнеп гамәлдән чыгардылар. Егет аның кулында гади каралама булуын, ә кагыйдәләрне бозмавын раслый.
Иң кызыгы шунда -имтиханның үзендә аңа бернинди дәгъвалар да булмаган. Аудиториядән аны чыгармаганнар, барысы да тыныч үтткән. Әмма соңрак комиссия видеоны яңадан карап аның кулында «билгеләнмәгән формат» битен күргән.
Беренче инстанция суды язманы өйрәнгәннән соң анда бернинди шпаргалкалар тапмады. Моннан тыш, укучыны административ җаваплылыкка да җәлеп итә алмадылар — хокук бозу күзәтелмәгән. Нәтиҗәдә гамәлдән чыгаруны законсыз дип таныдылар һәм җыелган балларны расларга мәҗбүр иттеләр.
Республиканың Мәгариф министрлыгы карарны шикаять итәргә тырышып карады, ләкин апелляция дә, кассация дә аны үз көчендә калдырды.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев