Укытучылар, табиблар ничә сум хезмәт хакы ала?
Яңалыклар

Укытучылар, табиблар ничә сум хезмәт хакы ала?

Татарстанстат, ягъни республиканың статистика хезмәте исәпләп чыгарганча, республикада укытучыларның уртача хезмәт хакы 28432,8 сумны тәшкил итә.

2016 елның 1 кварталында гомуми белем бирү өлкәсендә уртача хезмәт хакы 23152,4 сум булуы ачыкланган.
Әйтик, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларының уртача хезмәт хакы - 25748,4 сум, гомуми белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең - 28097,7 сум, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының - 20251,3 сум, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре һәм производствоны укыту мастерларының - 22922,2 сум, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәренең 41652,9 сум булган.
Шулай ук агымдагы елның 1 кварталы статистикасы күрсәткәнчә, Татарстанда табиблар һәм медицина учреждениеләрендә эшләүче югары белемле (фармацевтик һ.б.) хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы - 35845,5 сум, урта медицина персоналының - 22276,5 сум, кече медицина персоналының - 15081,7 сум, социаль хезмәткәрләрнең - 18547,1 сум күләмендә исәпләнә.
Мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре исә -
уртача 19571,9 сум хезмәт хакы ала, фәнни хезмәткәрләр - 29984,1 сум, ятим балаларга белем бирү, медицина ярдәме, социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмалардагы педагогик хезмәткәрләр - 25787,2 сум.

Нет комментариев