Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларны фәрештәләргә тиңли идек

Укытучыларга хөкүмәт тарафыннан аерым хөрмәт булды. Һәр айның бер көнендә кибеткә продукция кайта иде. Аны башта укытучылар сатып ала иде...


Укытучылар һәм остазлар елы да тәмамланды. Бик вакыт­лы бул­ды ул. Укытучыларны без фә­рештәгә тиңли идек. Әти-әниләр фәрештәләрне олылап, зурлап сөйләшәләр бит. Фәрештәләр укы­тучылар шикелле буладыр дип уйлый идек без. 
Безне Сафилә апа укытты. Ул чорда якын-тирәдәге бердәнбер махсус белемле укытучы булгандыр дип уйлыйм. Әтнә техникумын тәмамлап килгән иде. Ул агитатор да, клубта лекцияләр дә укый. Үзе бик яхшы оештыручы, үзе сәхнәдән төшмичә, җырлап, халыкның күңелен ачучы. Урып-җыю вакытында икенче сменага амбарга эшкә дә менә. Язга таба кош-корт тизәге, көл җыю галәмәте башлана. Укучыларың белән җыя күр инде дип, анысын да укытучы апабызга тапшыралар. 
Өченче класста укыган вакыт. Иртән дәрескә керде дә: «Укучыларым, миңа моннан соң Солтанова дип эндәшерсез. Мин Мансур абыегызга кияүгә чыктым», – диде. Кулымдагы китапларны идәнгә төшереп җибәрдем. Ничек инде фәрештәдәй апа кияүгә чыга алсын?! Ул вакытта шок дигән сүзне белмибез бит әле, шул булган инде ул. Мөхәммәт Мәһдиев та укытучысының көлдә пешкән бәрәңге ашаганын күреп шаккаткан бит. 
1948 ел. Без беренче класска керәсе елны, Димиев фамилияле бик усал укытучы килгән икән, дигән сүз чыкты. Беренче сентябрь көнне күршем-якын туганым Нәкыйп белән мәктәп капкасына кадәр килдек тә, Димиевтән куркып, керми торабыз. Бакчасы мәктәп ихатасына терәлеп торган Нәфисә әби безне чакырып алды да, балалар, китми торыгыз, хәзер чыгам, дип, өенә кереп китте. Озакламый чыгып, безгә ярты йодрык зурлыгында шикәр тоттырды. «Балаларым, мин бәрәңге казыйм, сез чүпләгез инде», – дип безгә эш кушты. Ялгызы гына яши иде ул. Кесәдә ул биргән саллы гына шикәр – ничек тыңламыйсың инде? Шулай итеп ике-өч көн үтте. Әти-әниләр иртән торып эшкә китә, кич караңгыда гына кайталар. Олыларның бездә гамьнәре юк. Авыл көтүен дә иртәнге өчтән-дүрттән калдырмый чыгаралар иде. 
Беркөнне Димиев абыебыз урамда эзләп тапты безне. «Кай­сыгыз Мәгъдәнур?» – дип каты гына сорады. Мин, дидем. «Нәкыйп син буласың инде алай булгач», – дип, безнең белән танышты. Нәкыйптән ничәнче елгы булуын да сорады. «Былтыр 41 идем, быел 42 инде», – «чатнатып» җавап бирде Нәкыйп. Димиев Әхтәм абый безгә гаҗәпләнеп карап торды да, ипләп кенә: «Иртәгә мәктәпкә килегез инде, яме?» – диде. Шулай итеп аерылыштык. Амбарга әниләр янына менеп: «Менә шундый балаларга белем биреп кара инде», – дип эчен бушаткан. 
Без ишеткәнчә усал түгел иде ул. Олы башлы, юан гәүдәле, уртача буйлы укытучы иде. Белеме дүрт класс диделәр. Озын тәнәфестә Сафилә ападан эшләтеп, карап, өйрәнеп тора да, аннары дәрестә бездән эшләтә. Тәвәккәллеге күренеп тора иде, укыгандыр ул. Озак еллар Шармыш кирпеч заводын җитәкләде. «Чулпычны да бик сагынам, барып чыгам әле», – дип, ачылып сөйләшә иде. 
Безне укыткан укытучыларның җиде класс белеме булса, белемле укытучы булып санала иде. Оет авылыннан килеп укытучы Мөнирә апа Ногманованың 7 класс белеме бар, бик белеп, без аңларлык итеп укыта иде. Укытучыларга хөкүмәт тарафыннан да аерым хөрмәт булды. Һәр айның бер көнендә кибеткә продукция кайта иде. Аны башта укытучылар сатып ала иде. 
Укытучыларга хөрмәтем бүген дә чиксез минем. Һәрбер баланың, һәрбер ата-ананың укытучыны фәрештә кебек күрүләрен телим. Андый чор киләчәк, Аллаһ боерса. 
Мәгъдәнур Гатауллин.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев