Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамда көннәр нык суытканда мәктәпләрдә укулар туктатылып торачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градустан түбән төшсә, балаларны мәктәп автобусында йөртү туктатылырга тиешлеген искәртә.Татарстанда салкын көннәр көтелү сәбәпле, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы төшкән вакытта мәктәпләрдә укыту туктатылып торуын искә төшерә.

Һава температурасы -23 градустан түбән булса, авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныфлар, --25 булса 5-9 сыйныфлар, -30 градус булса 10-11 сыйныфлар укымый.
Шәһәр мәктәпләрендә исә, урамда -25 булса 1-4 сыйныфлар, -27 градус булса 5-9 сыйныфлар, -32 градус булса 10-11 сыйныфлар укырга килми.

Министрлык урамда -25 градус булганда балаларны мәктәп автобусларында йөртүне һәм аларны муниципаль берәмлек чигеннән алып чыгып китүне дә тыя

http://bugulma-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев