Уразада ашыйсы килү табигый
Кесәдә – ике телефон, өйдә дә, эштә дә – телефон. Бу көннәрдә, Рамазан аенда, алар башка вакыттагыдан да ешрак шылтырый. Барысына да җавап бирергә тырышам. Шуның белән савап эшләп, баеп, чистарып, гөнаһлардан арынып калырга телим. Шул ук вакытта, тик тормаган телдә гөнаһ бар, ялгышып та, гөнаһ өстенә гөнаһ та эшләп куямдыр әле.
Әнә берәү: “Сәхәр ашамыйча, ураза тотарга ярыймы?” – ди. Мин исә, читтән күзәтеп торган кешегә, бер дә уйламыйча җавап бирәм кебектер. Җавабымны ишеткән кеше дә җиңел сулап куя. “Мин бүген тагын йоклап калганмын”, – ди. Мин аның авыр эштә, тавык фермасында эшләгәнен, ял бирмәгәннәрен беләм. Ул – бер дә уразасын калдырмый торган кеше. Үзем укыганым бар, эшләп гыйбадәт кылган кешеләргә савабы күбрәк, дим.
Мөселман ел буена әзерләнеп, көтеп алып, уразага керер, ураза тотар, намазларын һич кичектерми үтәп, ахшам җиткәч, ифтар кылыр, ифтардан соң тәравих намазларын башкарыр. Болар барысы да – Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең сөннәте, без аңа иярергә, үтәргә тиешле гыйбадәтләрдер. Ул исә: “Сәхәр ашагыз, сәхәрдә савап, мәгънәви бәрәкәт бар”, – ди. “Бер йотым су белән булса да сәхәр ясагыз, чөнки Аллаһның рәхмәтләре – сәхәргә торганнарның табынындадыр”, – ди. Без акланырга сәбәп табабыз: ашыйсы килми, ифтардан калган ризыклар күп, дибез, Аллаһ тарафыннан елга бер генә Рамазан иртәләрендә насыйп ителгән сөенечнең савабын киметәбез. Ә бит ураза аенда һәр кылган гамәлләребез өчен аерым-аерым савап языла. Сәхәргә торуның максаты – ашау-эчү, көне буе тук йөрү түгел, ә уразаның сөенечен тою. Безнең буын яхшы хәтерли әби-бабайларның сәхәрен. Кеше саен, күршеләр дә керсә, берәр агач кашык бодай оныннан боламык болгаталар, махсус ризык әзерлиләр иде. Соңрак әби-бабайлар сыек кына манный боткасы ярата башлады. Шул ук сәхәр табыннарында берәр чәшкә өсте генә балы, мае, әлбәсе була иде. Юклык, ләкин бәрәкәтле чаклар, әле без – бала-чага да күзләребезне йокыдан уа-уа торып утырабыз. Безгә урман чикләвеге кадәр генә өлеш чыга, ә шатлыгы чиксез. Ә бүген табыннарыбызның муллыгы, затлылыгы ис китәрлек, шуңа балаларны уятып кара, торырлармы икән?
Сәхәргә аерым саваплар языла, аны берни дә алыштырмый, Аллаһ Тәгалә догаларыбызны-теләкләребезне кабул кыла, адәм баласы бу вакытта сүзебезне ишетә, Раббыбыз сораганнарыбызны бирә. Сөекле кардәшләрем, ничек кенә авыр булмасын, арысагыз да, таң алдыннан йокыгыз килсә дә, Рамазанның соңгы көннәрен уяу үткәрергә тырышыйк әле. Әбиләребезнең: “Аллаһ бәхет өләшкәндә йоклап калмагыз”, – дигән үгет-нәсыйхәте шул чакта тугандыр. Бу вакытта догалар кабул була, Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, мәгъфирәте мулдан ява икән, йокының иң татлы чагын җиңә алуыбыз өчендер әле ул. Үткән язмамда милләтебезне эчтән, үз кулларыбыз белән җимерергә тырышу мәчетләребезгә дә, сәнгатебезгә дә кертелә, без шуны сизмибез, дип язган идем. Барыбыздан да уяулык өстенә уяулык сорала. Менә тагын бидгать кертүне, үзгәртергә тырышуны күреп, гаҗәпләнеп тә, гаҗизләнеп тә калдык. Мәчетләр ниндидер расписание, тәкъвим тарата. Аларда кояш чыгарга ике сәгать калгач, сәхәр тәмам була да, шунда ук иртәнге намаз башлана. Ә бездә гомер бакый Әбү Хәнифә мәзһәбендә булган татар халкында сәхәрдән соң ярты сәгать буш вакыт бар. Бу – ният һәм дога вакыты, бу – безнең фикер, сөенеч, үзебезне тәрбияләү, тәүбә һәм истигъфар вакыты. Күреп торам, соңгы елларда сәхәр вакытының мәртәбәсен, бөеклеген киметәбез. Ә ул кыска, бик санаулы көннәрдә үтә дә китә. Бу көннәрдә бигрәк тә уяу булырга кирәк. Соңгы ун көнлеккә кереп барабыз. Кемнәргәдер ошамас, тагын ашау мәсьәләсенә аз гына кагылып китим. Ураза ул – ашау-эчүдән тыелып, тәнеңне генә түгел, күңелеңне, җаныңны, рухыңны пакь ясый, чистарта торган ай булып, эшнең шул ягын кайгырта, тырыша торган ай.
Тоталар да, ашыйсы да, эчәсе дә килми, бер авырлыгы юк, диләр. Кич буе, төн буе ашагач, ничек ашыйсы килсен соң? Югыйсә Аллаһ Тәгалә, ачлык белән сынармын, ди. Ураза ул – сыный торган ай. Ашыйсы да, эчәсе дә килә. Барыннан да кыены туңдыра, кат-кат киенсәң дә, өшетә, эч туңа. Ризыкка тилмергәннәр ничек түзә икән? Әнә бер көнне офиска активистка Әминә апа кереп чыккан. Соцгородка барган. Әниле-уллы берәүләр ачка тилмерә, улының аягы-кулы юк, ди. Әнисе хәер сорашырга чыгып киткән. Әминә апа ризык илткән. Үзе тугызынчы дистәне ваклый, Аллаһыга шөкер әле, үзе йөгерә, кеше кайгыртып йөри. Ә менә безнең бистәдә берәү 5-6 ай ачка тилмереп ята. Ул барыбер үлә дип, пенсиясен дә никтер бирмиләр. Ә мәчеттә һәр көнне ифтар әзерлиләр, урамда пылау пешерәләр, җил ул яктан искән көнне форточкадан исе керә, ди. 40-50 кеше авыз ача, ник берәү хәл белергә керсен дә бер кәнди пылау китерсен. Уразаның мәгънәсен аңламагач, көне буе ач торулар, гөнаһ арттырып, ураза тоткан булып кыланулар ник кирәк икән?
Без һаман да әле сәдака-сәдака, дип сөйләргә, зәкят таләп итәргә, куркытырга яратабыз. Күреп торабыз: ураза ул ач тору, без болай да рухи ачка әйләнеп барабыз. Чү, үзем дә акыл сатмакчы булып кайнашам, Коръән турында бер сүз юк. Рамазан ае ул – Коръән, иң күп Коръән укыла торган ай. Ник күп укырга дип сорау бирергә дә мөмкиннәр. Чөнки Коръән ул зиһенне ача, күңелне чистарта. Әлхәмдүлилләһи шөкер, быел да мәчетләребезгә Төркиядән Коръән хафизлар килде. Тәравих вакытында тулысынча Коръән укып чыгыла.
Ун көннән дә кимрәк ураза калды. Салкын җилләр, яңгыр, давыллар, җәй башындагы карлар гыйбрәт, сабак бирделәр дә китеп югалдылар. Дөнья чәчәккә күмелде, җир җылына. Кишер, суган, кыяр, помидорлар ашыга-ашыга үсәргә тотынды. Сандугач, былбыллар тавышын һич ишетми калырга мөмкин түгел. Шуларны күрү, ишетү, бер-беребезне хөрмәтләү ләззәтен тоя алсак идек.
Санаулы көннәр калып бара. Алда бер серле мизгел бар. Рамазанның соңгы көннәрендә сорау-үтенечләр, теләк-догалар кабул була торган Кадер кичен күрми калмасак иде.
Фото: https://pixabay.com | ambroo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев