Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Урманны өйрәнделәр

Районыбызга Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 2 курс студентлары килде

  Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 2 курс студентлары «Саба урманчылыгы» дәүләт казна һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениеләрендә булдылар. Экскурсияне «Саба урманчылыгы» җитәкче-урманчысы урынбасары Азат Зиннәтуллин үткәрде.

  Экскурсия барышында студентлар Россиядә иң заманча булган ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштылар. Үзәк ел саен ябык тамыр системалы 12 миллион данә кәлшә үстерә, бу исә үсеп китүчәнлекне арттыра һәм урман торгызу процессын тизләтә.

Нургали Миңнеханов исе­мендәге дендрология бакчасы балаларда аеруча зур кызыксыну уятты, анда агач-куак һәм чәчәкле-декоратив үсемлекләрнең уникаль төрләре тупланган. Экскурсия Урман хуҗалыгы музеена бару белән төгәлләнде.

«Мондый гамәли дәресләр студентларның һөнәри ком­пе­тенцияләрен формалаштыруда зур әһәмияткә ия», – диде Азат Зиннәтуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев