Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Урта Саба авылында яшәүче Диләфрүз Мөхәммәтдинованы 90 яшь тулуы белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде.

       Мөхәммәтдинова Диләфрүз Салих кызы 1936 елның 18 февралендә  Урта Саба авылында икенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында дүртьеллык мәктәпне, аннан Сатыш мәктәбен (3 класс) тәмамлый. Башта яшелчәлектә, аннан колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя – фермада сарыклар карый, сыер сава, бригадир була. Колхозның ягулык салу станциясендә эшләп лаеклы ялга чыга.

    Диләфрүз Салих кызы кайсы гына вазифада эшләсә дә, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.  Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, грамоталары -аның үз эшен һәрчак намус белән башкаруына дәлил булып тора.

    Бүгенге көндә Диләфрүз апа булганына шөкер итеп, тыныч тормышка сөенеп Урта Саба авылында гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев