Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утыз мең дә куркытмый

Март аенда Дәүләт Думасында "нуль промилле"не кабат кире кайтару турында сөйләштеләр. Сәбәбе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр ясаган һәлакәтләр саны арткан. Исерекләр гаебе белән 2014 елда 3 меңгә якын кешенең гомере өзелгән. Хәзергә кандагы 0,16 промилле аракы рөхсәт ителгән норма булып санала. Бу - тоткарланганчыга кадәр...

Март аенда Дәүләт Думасында "нуль промилле"не кабат кире кайтару турында сөйләштеләр. Сәбәбе - исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр ясаган һәлакәтләр саны арткан. Исерекләр гаебе белән 2014 елда 3 меңгә якын кешенең гомере өзелгән. Хәзергә кандагы 0,16 промилле аракы рөхсәт ителгән норма булып санала. Бу - тоткарланганчыга кадәр 1 сәгать элек эчелгән 15 грамм аракы яки 100-150 грамм сыра дигән сүз. Әмма кайберәүләр чама хисен бөтенләй белми. Әйтик, 1 апрельдә көпә-көндез Сабада ЮХИДИ хезмәткәре Марат Гаязов тоткарлаган И.Хның канында алкотестер 1 промилледән артык спирт күрсәтә иде. Хәзер аңа "Семерка"сын бер ел гаражда тотып, 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Саба егете кагыйдә бозуда беренчесе дә, соңгысы да түгел. Апрельнең ике ункөнлегендә 9 йөртүченең аек булмаган хәлдә техника йөртүе ачыкланды. Тагын бер исерекне Казаннан килгән юл-патруль хезмәте инспекторлары 12 апрельдә Кызыл Мишә авылында "эләктерделәр".
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда алкотестердан тыш, штраф түләмәүчеләрне ачыклау өчен махсус программалы ноутбукны да эшкә җигә. Быел административ җәза үтәүне сузып йөргән 74 йөртүче фаш ителгән. Шуның 18е кулга алынган, 37се штрафка тартылган. Узган шимбәдәге рейд вакытында инспектор Илнур Насыйбуллин Төбәк авылында Б.ның да штрафны вакытында түләмәвен ачыклады. Акчасы булмаудан зарланган егеткә хәзер икеләтә "расходланырга" туры киләчәк. Шекшедә тоткарланган Е620 ОМ номерлы йөк машинасы йөртүче дә тахометр куймаганы өчен штраф түләргә туры киләчәген белгәч: "Акча юк иде, шәп булды әле бу",- дип үкенүен юмор белән белдерде. Полиция хезмәткәре Аяз Каюмов кулындагы жезлга буйсынып туктаган йөртүчеләргә бирелгән:
-Штраф түләгәнегез бармы?- дигән соравыма күбесе: "Бик сирәк, елга бер тапкыр гына ",- җавап кайтарды. Хәзерге яшьләр телгә дә бик оста. Интернеттан үзләштергән "белемнәреннән" файдаланып, үзләренең хаклы икәнлеген исбатларга тырышучылар булгалый. Ул көнне Илнур Насыйбуллинга юлда йөрүчеләргә язгы сунар чорында башланган махсус "Ау" операциясе уңаеннан багажникларны ачтыру хокукы бирелгәнен дә аңлатырга туры килде. Әлеге таләпкә барысы да буйсынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев