Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утыр поездга, киттек заводка!

Тиздән укучылар эре пред­приятиеләргә экскурсиягә бара башлаячак. Җәяүләп түгел, поездларга утырып. Быел, Эшче һөнәрләре елында, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Сәнәгать туризмы” дигән проект бул­дырган. Түрәләр балаларны киләчәктә шул тө­бәкләрдә эшкә калдырырга да хыяллана. Барып чыгармы?

– “Содружество” шәһәр яны пассажирлар йөртү компаниясе белән укучылар өчен предприятиеләргә бушлай экскурсияләр оештырачакбыз. Проектта тимер юл үткән яки аңа якын булган район һәм шәһәрләр катнаша. Бу – Казан шәһәре, Яшел Үзән, Буа, Кайбыч, Биектау, Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Әтнә районнары, – диде кичә Татарстан­ның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада эшче һө­нәр­ләренә багышланган матбугат очрашуында.


Министр сүзләренә караганда, бу проект эшкә урнаштыру географиясен ки­ңәй­тергә ярдәм итәчәк. Булачак укучылар башка районнарда эшләү мөмкинлеге булуын аңларга тиеш. Казан укучылары Яшел Үзәндәге заводларга алып бару планлаштырылган да инде. Яңа­лык башкаладагы эре пред­приятиеләрдә дә кызыксыну уяткан. Яңа проектлар мо­ның белән генә чик­лән­мәячәк. ”WorldSkills Kazan 2019” проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин “Килә­чәк­кә билет” дигән федераль проект тормышка ашы­ры­ла­чагын әйтте. Узган ел Казандагы Горки-Әмәт урманында үт­кә­релгән Skills Bazaar бәйрәме дә бик ошаган, күрәсең. Менә шундый чараларны дәвам ит­тер­мәкчеләр. Пред­прия­тие­ләр­нең корпоратив чем­пио­натлар үткәрү те­ләге дә бар икән. Эшче һө­нәрләре елында һөнәри әзер­лек өчен акча да өч тапкыр күбрәк бүлеп би­релгән. Бу – 6,25 миллион сум дигән сүз.


Соңгы дүрт елда утыздан артык районда һөнәри әзер­леккә кагылышлы 88 проект гамәлгә ашырылган. Ул 100 мең укучыны үз эченә алган. Проектларның файдасы зур. Эльмира Зарипова әйтүенчә, соңгы ун ел эчендә вузлардагы техник юнәлешләргә ке­рүче студентлар саны 30 процентка арткан. Юрист, икътисадчылар буенча саннар үзгәрешсез калган.


“Зәңгәр яка”лар эшкә аптырамаячак. Быелның гыйнварына китерелгән мәгъ­лү­матларга караганда, рес­пуб­ликада 38 мең ке­шегә эш урыны бар. Әлеге дә баягы эшче белгечләргә сорау зур. Бу сан – 70 процент. Шуның 30,5 проценты сәнәгать, транспорт, төзе­леш өлкәсен­д­ә­ эшләү­че квалификацияле кадрларга туры килә. Оператор, әйбер җыючы, машина йөртү­че­ләр­гә мохтаҗлык 16,8 процент тәшкил итә. Сәүдә, коммуналь хуҗалык, гражданнарны саклауга кагылышлы белгечләр­гә 14 процент ихтыяҗ бар. Бары ун процент кына югары белемле белгечләр кирәк. Анысы да сәламәтлек саклау, мәгариф, мәгълүмат техноло­гияләре өлкәсен­дәге кадр­ларга кагыла. Химия, нефть сәнәгате пред­приятиелә­рен­дә эшләү­че монтажчыларга 82 мең сум хезмәт хакы тәкъ­дим ител­гән. Эш хакы 11,2 мең сумнан башлана.


Район-авылларда мә­га­риф, сәламәтлек саклау буенча белгечләр җитми. Төзе­леш һәм транспорт тармагында да эшчеләрдән башка булмый. Гадәттә, министрлык җи­де елга ки­рәкле булган бел­гечлек­ләр­не фаразлый. Шулай итеп, безгә 85 мең белгеч кирәк булачак. Ике ел рәттән республикада кече һәм урта бизнеска ихтыяҗ арта бара. Бүген авыл ху­җалыгы, үсем­лек­челек, терлекчелек, социаль хезмәт күр­сәтү буенча белгечләргә кытлык сизелә. Эльмира Зарипова бу фаразларны һәрбер әти-әни белеп торырга тиеш дип саный. Һө­нәр сайлаганда, сәләттән тыш, базар икътисадындагы вәз­гыятьне дә белеп тору кирәк.


Киләчәктә нинди һөнәр­ләр юкка чыгачак? Кассир, кондуктор, банк хезмәте, сатучы, риэлтор, консультация бирүчеләрнең эше онлайн режимга күчә бара. Ел саен ташламалар билге­ләүче бел­геч­ләрне кыскартабыз, ди министр. “Япония кунакханәсен­дә җыеш­ты­ручыны алыштыручы роботны эштән азат иткәннәр. Бу – машина һәр­вакытта да кеше хезмәтен алыш­тыра алмауга бер дә­лил”, – диде Эльмира Зарипова.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев