Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уылдык чәчү чорында балык тоту тыела

Быел Татарстанда язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: бу тыю балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертә. Әйтик, Түбән Кама ГЭСы янындагы плотинада (аннан 5 км түбән һәм 5 км югары) балык тоту тыела....

Быел Татарстанда язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: бу тыю балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертә. Әйтик, Түбән Кама ГЭСы янындагы плотинада (аннан 5 км түбән һәм 5 км югары) балык тоту тыела. Шулай ук ятьмә белән балык тотарга ярамый, бары тик бер кармак белән генә тотарга ярый, анда да эләктергеч ыргаклар саны икедән артык булырга тиеш түгел. Тоту тыелган балыклар булып осетр төрләре, хариус, таймень, кумжа (форель), подуст, горчак һәм башка РФ Кызыл китабына кертелгәннәре тора.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев