Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала

Татарстан Республикасында 13 меңнән артык үзмәшгуль булачак пенсияләрен иминият кертемнәрен түләп барып формалаштыра

  Взносларны  түләү ирекле хокук мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга иминият стажын һәм индивидуаль пенсия коэффициентларын формалаштырырга мөмкинлек бирә, аларны Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге автомат рәвештә шәхси счетларда исәпкә ала.

     Кертем күләмен катнашучылар мөстәкыйль сайлый. 2026 елда минималь еллык взнос 71 525 сум тәшкил итә - бу бер ел иминият стажы һәм 1,9 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) алырга мөмкинлек бирәчәк. Максималь взнос - 572 204 сум, аны түләгән очракта, шәхси хисапта бер ел стаж һәм 8,72 ИПК исәпкә алыначак.

        Взносларны ай саен түләп барырга  да, елга бер тапкыр күчерергә дә була. Иң мөһиме - акча 31 декабрьгә кадәр кереп  җитсен. Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге үзмәшгульләрнең индивидуаль счетларына стаж һәм коэффициентларны автомат рәвештә исәпкә ала.

   "Үзмәшгульләр үзләренең булачак пенсияләре турында мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Ирекле иминиятләштерү аларга  гадәти найм буенча эшләгәндәге кебек үк иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын тупларга мөмкинлек бирә. Без автомат рәвештә шәхси счетлардагы барлык кертемнәрне исәпкә алабыз һәм гражданнарга дөрес вариантны сайларга ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

       Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле керү турында гаризаны «Мой налог» мобиль кушымтасы аша, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

      Иминият пенсиясе билгеләү хокукы алу өчен картлык буенча пенсия яшенә җитәргә (2026 елда - ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь), кимендә 15 ел стаж һәм аз дигәндә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты тупларга кирәк. Әлеге шартлар  үтәлмәгән очракта  билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак социаль пенсия билгеләнә .

         Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге хезмәтләре  турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев