“Ваһапов булып туарга кирәк”
Яңа сезонга аяк басар алдыннан Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль һәм фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу уздырды. Яңалыклары күпләп җыелган икән. Быел 9 октябрьдә ачылачак концерт сезоны ике түгәрәк дата белән бәйле. Фестиваль эшчәнлегенә – 15, ә Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тула. Юбилей чаралары Казан шәһәрендә башланып китәчәк. Декабрь аена кадәр барлыгы 17гә якын чара ниятләгәннәр.
15 ел әллә никадәр зур сан түгел дә кебек. Әмма хәзерге үзгәрешләр заманында, тормыш динамикага корылган чорда ниндидер проект 15 ел яши икән, бу инде начар түгел, диде Рифат Фәттахов. Шушы еллар дәвамында кайчандыр фестиваль ярдәме белән сәхнәгә менгән җырчылар хәзер алдынгылыкны бирми. Шундыйлар рәтенә Рифат Фәттахов Филүс Каһировны, Рөстәм Асаев, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Сагынбаеваны кертте.
Ваһапов фестивале турында күп сөйләргә дә, аның әһәмияте нидә икәнлеген аңлатып тору да кирәкмидер төсле. Рифат Фәттахов та шундыйрак фикердә. “Безнең ышанычлы репутациябез бар. Кайсы гына кабинетка керсәк тә, Ваһапов фестиваленең ни-нәрсә икәнен аңлатырга кирәкми. Ул кирәкме-юкмы дигән сорау куелмый”, – диде фестиваль җитәкчесе. Фестивальне галәм киңлекләрендә үткәреп булмый, аның җирдәгеләр өчен роле зур, ди ул.
Рифат әфәнде Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсын быел үткәрмәүләрен белдерде. Аны ел саен үткәрүнең ихтыяҗы юк, ди оештыручылар. Аның каравы конкурс урынына кастинг уздыру ниятләре бар.
Безгә көн саен диярлек булмаса да, атна саен яшь башкаручылар шалтыратып тора. Безнең белән аларның эшләргә теләкләре бар, үзләрен тыңлатасылары килә. Конкурс узган җырчылар контракт төзи алачак, диде Рифат Фәттахов. Димәк, шушы фестиваль аша танылган Айсылу Габдинова, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбазовлар рәтен тагын да сәләтлерәк яшьләр тулыландыра алачак дигән сүз. Бу уңайдан фонд җитәкчесе әлеге җырчыларга уяу булырга кушты. “Үкчәгезгә басып киләләр”, – дип шаяртты ул.
Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган юбилей концертлары өч шәһәрдә үткәреләчәк. Казан, Мәскәү, Уфаны колачларга җыена оештыручылар. Мәскәүдәге чара Ренат Ибраһимовның продюсерлык үзәге белән берлектә әзерләнәчәк.
9 октябрьдә Казанда узачак җыр бәйрәмен филармониядә юктан гына үткәрүләре түгел. Филармонияне саклап калуда Рәшит Ваһаповның өлеше зур. Заманында башка җырлы төркемнәр “минуска” эшләгәндә, мәшһүр җырчының иҗади бригадасы бинаны яшәтеп кала да инде.
Концертның режиссеры – Камал театры артисты Радик Бариев. Аны күп кенә башка чараларның, шул исәптән эстрада концертларының режиссеры буларак та беләбез. Миллилекне алгы планга куярга җыенган Ваһапов фестиваленә Бариевның килеп керүе җыр бәйрәмен чираттагы концерт чарасы итеп кенә калдырмасмы?
Режиссерга максатны оештыручы куя, эшләр өчен сценарий бирелә. Радик Бариевның безгә техник сәләтләре, сәхнәне белүе һәм тәҗрибәсе кирәк. Ә ул бу яктан оста, диде Рифат Фәттахов. Сценарий авторы – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов. Концертны ул Айсылу Габдинова белән бергә алып та барачак. Шушы буыннар бәйләнеше аша Рәшит Ваһаповның бөеклеген күрсәтергә тели оештыручылар. “Рәшит Ваһапов – нинди генә изүләр, сынаулар, каршылыклар күрмәгән шәхес. Аның каравы җырчының тавышында агрессия юк. Рәшит Ваһапов – яңалыклар алып килгән кеше. “Культура звуковедения” дигәнне ул кертте, үз мәктәбен булдырды. Ул киләчәкне уйлаган, дәвамчылары турында кайгырткан, сәләтле яшьләрне эзләгән, аларны тапкан, юл күрсәткән. Рәхимкуловны шахталардан эзләп табып, сәхнәгә алып кайткан ул! Кадерле шәхеснең җырлары әле дә яши. Әмма ул гына җырлый алган җырлар бар. Ваһапов булып туарга кирәк”, – дип белдерде Фердинанд әфәнде.
Ваһапов фестивален оештыручылар күптән түгел бер “мөгез” чыгарып, шау-шу куптарырга да өлгерде. Социаль челтәрдә проектның логотибын (анда Рәшит Ваһапов рәсеме сурәтләнгән) аркылыга кызыл төс белән сызып ташлаган фотосурәт барлыкка килгәч, фестиваль таркала дигән фикерләр таралды. Баксаң, оештыручылар вәгъдә иткән үзгәреш логотип үзгәрүгә дә кагылган, аның дизайнын заманчалаштырулары булып чыкты. Оештыручылар аны гадәти техник процесс итеп кенә кабул итәргә кирәк дип аңлатты.
Безнең татар халкы, берәр яңалык кертә башласаң, һәрвакыт ул дөрес түгел дигән фикергә килә. “Бу ник болай?”, “Бу болай булырга тиеш түгел” дип, бөтен нәрсәгә пычак-сәнәк белән каршы чыгабыз. Юктан гына, кызык өчен генә берәү дә өстәмә чыгымнарга дучар булып мондый үзгәртүләргә алынмый. Димәк, бу әйбер кирәк. Ул – профессионаллар тарафыннан эшләнгән эш, дип үз фикерен белдерде бу уңайдан Фердинанд Сәләхов.
Матбугат очрашуында сүз Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую-куелмау турында да чыкты. Рифат әфәнде бу сорауның инде ун елдан артык көн кадагында торуын әйтте. Һәйкәл эскизын ясау буенча бәйге дә игълан итмәкчеләр. Шулай ук фестиваль Ваһапов исемендәге Милли музыка премиясен тапшыру традициясен дәвам итәчәк. Былтыр бу премияне Флера Сөләймановага бирделәр, быел – Рафаэль Ильясовка тапшырачаклар. Рифат Фәттахов үзе исә продюсерлык эшенә багышланган китап чыгаруны күздә тота. Ун елга җыелган тәҗрибәсен бер формага салырга ниятли Рифат әфәнде. Ул китапның шартлыча исемен “Татар продюсеры язмалары” дип атады.
Фото: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев