Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ваһапов фестивале конкурсы гаризалар буенча рекорд куйган

Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән.

Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең 2019 елгы яшь башкаручылар конкурсына рекорд санда гаризалар кабул ителгән. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Ваһапов фестивале конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә. Быел конкурска катнашырга теләүчеләрдән 157 гаризалар кергән. 2017 елда исә бу сан 123, ә 2015 елда 97 иде.

“Катнашырга теләүчеләрнең артуы, беренчедән, конкурска булган ихтирам һәм ышаныч турында сөйли. Иң мөһиме – 157 яшь егет-кыз профессиональ сәхнәгә менеп, классик әсәрләрне, халык җырларын башкарырга тели икән, бу инде күңелдә өмет уята", - ди фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов.

Экспертлар, документларны һәм беренче турга килгән язмаларны өйрәнгәннән соң, 157 катнашучының 107 сен икенче турга, ягъни ярымфиналга үткәргән.

Ярымфинал Уфа (26 март) һәм Казан (31 март) шәһәрләрендә үтә. Ә инде конкурсның йомгаклау туры 1 апрель Казан шәһәрендә узачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – 15 нче май Ваһапов фестивале гала-концертында. 

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X