Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Василиса Галицинаны үтерүдә гаепләнүче ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин

8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерүдә гаепләнүче 30 яшьлек Үзбәкстан Республикасы гражданины Фарух Ташбаев җинаять эше материаллары белән танышуны тәмамлаган. Үтерүдән кала, ул кызны урлау, аны көчләү һәм аңа карата җенси характердагы көч куллану буенча гепләнелә. Ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә ала. "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе...

8 яшьлек Василиса Галицинаны үтерүдә гаепләнүче 30 яшьлек Үзбәкстан Республикасы гражданины Фарух Ташбаев җинаять эше материаллары белән танышуны тәмамлаган.

Үтерүдән кала, ул кызны урлау, аны көчләү һәм аңа карата җенси характердагы көч куллану буенча гепләнелә. Ир гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә ала.

"Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта гаепләү карары төзелә, аны киләсе атнада, раслау өчен, прокурорга җибәрү планлаштырыла. Судка әлеге эш апрельдә килер, дип көтелә.

Тикшерүнең соңгы этабында Ташбаев үз гаебен танымаган. Тикшерү шикаяте буенча, суд тарафыннан әлеге иргә карата сак астына алу чарасы кулланылган.

ТатарИнформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев