Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринарлар йорт хайваннарында иң еш очрый торган авыруларны атады

Белгечләр фикеренчә, күпчелек очракта авыру тиешенчә тәрбияләмәү һәм дөрес ашатмау нәтиҗәсе булып тора.

Еш кына хайваннар дөрес ашатмау аркасында чирли. Бу турыда РИА Новости Мәскәү ветеринария комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Моннан тыш, авырулар тиешле тәрбия бирмәү нәтиҗәсе булып тора, ди белгечләр. Иң еш очрый торган авырулар исемлегендә аллергия, дерматит, симерү, сидек юлларына таш җыелу һәм колак авыруы (отит) бар. 

Комитетта билгеләп үтелгәнчә, шәһәрдә клиникага  мейн-кун, бенгаль һәм сфинкс нәселле мәчеләрен ешрак алып киләләр. Йогышлы авырулардан ветеринарлар кальцивироз һәм панлейкопия диагнозын куя.

Белгечләр искәрткәнчә, йорт хайваннарының йогышлы булмаган авыруларын профилактикалау өчен дөрес тәрбияләргә һәм ашатырга, ә йогышлы авыруларны профилактикалау өчен вакытында вакцина ясатырга кирәк.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев