Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вәгазь сөйләргә дә рөхсәт кирәк: Коръән ашларында вәгазь сөйләүче хатын-кызларның да махсус ышаныч кәгазе булуы шарт

Узган чәршәмбедә Саба җә­мигъ мәче­тендә район мөх­тәсибәтенең чираттагы ки­­ңәш­­мәсе авыл абыстайлары-мөгаллимнәр катнашында узды. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәлә - авылларда дини йолаларны үтәп яшәүче, Коръән мәҗлесләрендә вәгазь сөйләүче, мәчеттә белем бирүче хатын-кызларга бу вазыйфаларны башкару өчен хәзер махсус ышаныч кәгазе (доверенность) таләп ителүе хакында барды. Мәгълүм булганча, узган елның 24 июнендә...

Узган чәршәмбедә Саба җә­мигъ мәче­тендә район мөх­тәсибәтенең чираттагы ки­­ңәш­­мәсе авыл абыстайлары-мөгаллимнәр катнашында узды. Җыелышта күтәрелгән төп мәсьәлә - авылларда дини йолаларны үтәп яшәүче, Коръән мәҗлесләрендә вәгазь сөйләүче, мәчеттә белем бирүче хатын-кызларга бу вазыйфаларны башкару өчен хәзер махсус ышаныч кәгазе (доверенность) таләп ителүе хакында барды. Мәгълүм булганча, узган елның 24 июнендә Россия Дәүләт Думасы тарафыннан иминлек һәм коррупциягә каршы тору комитеты башлыгы И.Яровая һәм Федерация шурасы әгъзасы В.Озеров тәкъдиме белән әзерләнгән һәм илдә зур шау-шу куптарган «Террорга каршы» кануннар өлгесе кабул ителде. Канунның «Дин һәм вөҗдан иреге турындагы» өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегендә үзгәрешләр кертелүе имамнар арасында гына түгел, гади халык арасында да күп сораулар тудырды. Аның нигезендә, теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кыла ала. Ягъни хәзер теләсә кайда, теләсә ничек дин турында сөйләү, вәгазь сөйләү тыела. Дингә чакыру фәкать Аллаһ йортында яки мәчет биләмәсендә генә башкарыла ала дигән җире дә бар. Моның өчен тагын бер шарт - вәгазьләндерүченең район мөхтәсибәте тарафыннан бирелгән ышаныч, ягъни рөхсәт кәгазе булу. Мондый ышаныч кәгазьләре махсус дини гыйлемгә ия булган ягъни дини уку йортларын тәмамлаган остазбикәләребезгә тапшырыла баш­лады инде. Авыл абыстайларына рөх­сәт язуларын махсус анкета тутыр­тып, кирәкле документларының кү­чер­мәләрен алганнан соң, мәчет имамнары тапшыра. Саба бистәсендә, мәсәлән, андый рөхсәт кәгазен бүгенге көндә 4 мөгаллимә алган, тагын 7 документ ияләрен көтә. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовның әйтүенә караганда, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте, район мөхтәсибәте яки мәхәллә имамы рөхсәт биргән затларның гына дини йолаларны башкару хокукы бар. Очраклы кешеләрнең үз белдекләре белән дини чара үткәрүләре канун белән тыелган.

Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та чыгышын әлеге канун турында башлады: «Безнең халык элек-электән бик күп кыенлыклар кичергән, дин тыелган заманнарда да хатын-кызларыбыз тырышлык­лары, гый­лемлекләре белән динебез таралуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.Хәзер без мәхәлләләрдә абыстайлар билгели башлагач та, безне шәригатькә каршы килә торган эш эшлисез, «абыстай» дигән должность юк ул дип каршы килүчеләр булды. Бу Яровая законын да, хакыйкатьтә җәмгыятебездә бер тәртип салыр өчен кирәк дип кабул итү дөрес булыр. Әгәр безнең мәчетләребез, мәхәлләләребез тер­кәлгән, имамнарыбызның шәһадәт­нәмәсе бар икән, без бергә килешеп эшлибез икән, моның беркемгә зыяны юк, аннан куркырга кирәк түгел, -диде ул. Җәлил хәзрәт шулай ук мөселманның әхлагы, кешенең Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе - алган гыйлеме, җәмгыятьтә тоткан урыны белән түгел, күңел халәте, ихласлылыгы, тәкъвалыгы белән бәяләнүе турында да, гадәттәгечә, гади, әмма тормыштан алынган кызыклы мисаллар ярдәмендә сөйләде. «Син тәҗвидне, Коръәнне яттан белергә, «сира» фәнен дә имтиханда «5» кә тапшырырга мөмкинсең, әмма күңелеңдә Аллаһы Тәгаләгә урын юк икән, синең гыйлемеңнән беркемгә дә, хәтта үзеңә дә файда юк. Мәдрәсәләрдә без мәгълүмат туплыйбыз, хәдис, аятьләр ятлыйбыз. Менә шул уку йортларыннан мәгълүмат алу- кулга пычак алган кебек. Әйтик, бала пычак тотса - кулын кисәргә, ә бу корал җинаятьче кулына эләксә, ул аның белән кеше үтерергә дә мөмкин. Ә кемдер пычакны ипи кисәргә, бәрәңге әрчергә, ягъни ризык әзерләүгә файдалана. Белем дә кешенең эчке халәтенә карый. Кемдер шул гыйлеме белән үзенә дә зыян сала ала. Менә шуның өчен иң беренче чиратта синең калебең тәртиптә булырга тиеш, -диде хәзрәт. Аннары ул киңәшмәдә катнашучыларның дини йолаларны үтәүгә бәйле күптөрле сорауларына җавап бирде.Саба җамигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Яхин да, Җәлил хәзрәт сөйләгәннәрне хуп­лап, абыстайларга өйләрдә үткәрелә торган Коръән ашларында мәҗлес намаз вакытына туры килсә, гый­бадәтне кичектермичә вакытында башкарырга, вә­газьләрне сәясәткә кер­мичә, Пәйгамбәребез сөн­­нәте буенча сөйләргә кирәк­леге турында әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев