Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Туган як “ җәмгыяте ферма мөдире Рәсим Габделбәр улы Гарипов; бозау караучы Гөлгенә Вәсил кызы Рәхмәтуллина; сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Сабабаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлнәзирә Миннехан кызы Сабирҗанова; районның урман хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба урман сәнәгате хуҗалыгы” җәмгыятенең станокчысы Райнур Ярмөхәммәт улы Вәлиев; су салу цехы операторы Алисә Олеговна Николаева; урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре, күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" машина йөртүчесе Минсур Әхмәтзыя улы Каюмов; Шәмәрдән участогы тракторчысы Петр Иванович Абросимов; Кукмара участогы урманчысы Айнур Хәйдәр улы Фазлиәхмәтов; лаборатория мөдире урынбасары Ризилә Рафаил кызы Фәтхуллина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен “Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыятенең элеватор мөдире Рүзәл Гыйлемҗан улы Мөбарәков; хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Гөлшат Идварт кызы Шамилова; сәламәтлек саклау системасында нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Зөлфия Миннислам кызы Мөбарәкова; урман хуҗалыгы тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Лесхоз” җәмгыятенең сувенир цехы бинасын җыештыручы Нурия Кәримулла кызы Газизуллина; районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба урман хуҗалыгы” җәмгыятенең агач эшкәртү комплексының участок операторы Марсель Николаевич Евдокимов; такта яру цехының станок операторы Раил Наил улы Шәйхетдинов; ваклау цехы операторы Геннадий Закир улы Шакиров; такта яру цехының әзер продукциясен сортировкалаучы Лидия Николаевна Шапеева; пешекче Энҗе Рафаэль кызы Шәрипова; “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы”ның урман селекция-орлыкчылык үзәге машина йөртүчесе Фәнис Нурислам улы Әхмәдуллин; машинист-кранчы Мансур Уасил улы Хәсәнов Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев