Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

  Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Олы Кибәче авыл җирлеге җирле үзидарә органнары ветераны Факия Хәсән кызы Гатауллина; Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнары ветераны Фаягөл Габдрахман кызы Зиннурова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен “Ремсельбурвод” акционер җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Мәгъфүр Мансур улы Миңнемуллин; күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен Олы Нырты авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлнара Анарбәк кызы Шәмсетдинова; җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, Башкарма комитетның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Резеда Рөстәм кызы Фазылова; мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Иштуган авыл мәдәният йорты мөдире Гөлнара Хәйдәр кызы Гайнетдинова; авыл хуҗалыгы тармагының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Курсабаш” җәмгыяте баш бухгалтеры Ләйсән Рөстәм кызы Шакирҗанова; эчке эшләр органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге полиция башлыгының  җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сәйдәш Зөфәр улы Латыйпов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Туган як” җәмгыяте слесаре Мәкъсут Самат улы Фәйзуллин; “Нырты” җәмгыяте тракторчысы Илнур Хаҗинур улы Дәүләтов; слесаре Тәлгать Әсәдулла улы Миннегалиев; “Юлбат” җәмгыятенең төнге каравылчысы Илсур Мөхәммәтхан улы Әхмәтҗанов; терлекче Марат Мансур улы Фазлиәхмәтов; урман хуҗалыгы өлкәсендәге намуслы хезмәтләре өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәм­гыятенең агач эшкәртү комплексының төп цехы операторы Николаева Алевтина Николаевна; агач эшкәртү комплексы цехы мастеры Фаил Фәрит улы Сәйфуллин; агач эшкәртү комплексының гранулалы киптерү цехы операторы Степанова Валентина Дмитриевна; агач эшкәртү комплексының котельный операторы Дамир Имаметдин улы Сираев; "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы"ның урман һәм йөк ташучы машина  йөртүчеләре Фәннур Нургаян улы Закиров; Алмаз Наил улы Шәйхетдинов; сатып алулар буенча белгеч Руфинә Раиф кызы Әсәдуллина; урман хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәмгыятенең  агач эшкәртү комплексы бинасын җыештыручы Гөлчәчәк Исрафил кызы Сафина; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Шытсу” җәмгыяте электригы Наил Шамил улы Әхтәмҗанов; тегермәнче Рафис Сабирҗан улы Гыйлемханов; тракторчы Айдар Имаметдин улы Гыймадиев; “Саба” җәмгыяте инженеры Илдар Госман улы Нуруллин; бозау караучылар Рауза Галим кызы Матҗанова; Язилә Шәрифулла кызы Сөнгатуллина; Гөлчәчәк Рәсим кызы Яхина; инженер-механик Марсель Абдулла улы Юмаев;  тракторчы Аннур Гафур улы Дәүлитов; тракторчы-механизатор Зәкәрия Авангард улы Хуҗин; “Мелиорация Сервис” җәмгыяте экскаваторчысы Венер Рөстәм улы Зарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев