3 августта “Электрон чиплы документлар өчен пошлина артуы турындагы” закон үз көченә керде.
Яңа үрнәктәге машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алу өчен дәүләт пошлинасы күләме артты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
3 августта “Электрон чиплы документлар өчен пошлина артуы турындагы” закон үз көченә керде. Биометрик чит ил паспортының бәясе 5 меңгә кадәр артачак. 14 яшьтән кечкенәрәк балалар өчен пошлина бәясе 2,5 мең булачак.
Машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт пошлинасының күләме 3 мең сум булачак. Ә транспорт чарасын теркәү өчен 1500 сум түләргә кирәк булачак.
Инициатива авторлары пошлиналарның күләме артуын федераль бюджетның электрон чиплар белән документлар бирү буенча дәүләт хезмәтләренә чыгымнары арту белән бәйле булуын белдерәләр.
Фото: https://pixabay.com | NadinLisa


Нет комментариев