Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңасын көтә-көтә, искесе тузып бетә

Авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешү өчен ел дәвамында тырышырга туры килә. Ниндидер сәбәп белән кайсыдыр юнәлешкә игътибарны киметсәң, тискәре нәтиҗәсе үзен шунда ук сиздерә башлый. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән дә шулай. Урып-җыю эшләре тәмамлану белән бу эшкә җиң сызганып тотынган хуҗалыкларга күпкә җиңел­рәк. Ә тартып-сузып килгән­нәргә икеләтә кыен. Бер яктан – запас частьларга бәя артса, икенче яктан – язгы кыр эшләренә дә санаулы көннәр калып бара.

Эшлисе эшләр, төзәте­ләсе техниканың әлегә чу­ты-саны юк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүген хуҗалыкларда 3358 төрле маркадагы тракторларга кул тимәгән, кайбер­ләре һаман да кар астында кала бирә. Ә бит аларның күбесе файдалану вакытын күптән узган. Чит илләрдән кайтартылган югары җи­теш­терүчән техниканың да өчтән бере язгы кыр эш­ләренә әзер түгел. Иң аянычы, киң колачлы чәчү ком­плексларының да нибары 64 проценты гына әзерлек сызыгына куелган.


Дөрес, чит ил тракторларын төзәтү зур матди чыгымнар сорый, хуҗалыкта запас частьлар алу өчен акча кытлыгы бар. Ә менә тагылма инвентарьлар, шул исәптән чәчкеч, культиватор, БДМ, БДП дискаторы һәм башка төр җайлан­ма­ларны әзерлек сызыгына кую өчен язгы кояш җылыта башлаганын көтү кирәкме икән? Ремонт-төзәтү эшлә­рен никадәр иртәрәк башласа, хуҗалыкка шулкадәр отышлырак бит.


Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үзенең һәр чыгышында игенчелек, терлекчелек, яшел­чә, җиләк-җимеш буен­ча гына түгел, авыл хуҗалы­гы өчен техника җитеш­терү­дә дә киң адымнар белән алга баруыбыз турында сөйли. Хәтерем ялгышмаса, “авыл хуҗалыгы нык артта калган” Советлар Союзында елына 656 мең­нән артык төрле техника җи­тештерелгән. Россия предприятиеләре исә елына 7 мең чамасы трактор эшләп чыгара. Күргәнебез­чә, аерма 100 тапкыр диярлек. Хәзерге техниканың егәрлеге зуррак булса да, әлегә күкрәк сугарлык тү­гел.


5 миллион 300 мең тонна ашлык, 3 миллион тоннадан артык чөгендер, миллионнарча тонна башка төр культуралар җитештерүче Татарстанда да техника җи­тешмәү үзен нык сиздерә. Урып-җыю вакытында, әй­тик, Кама Тамагы районы хуҗалыкларында 1 ком­байн­га 1000 гектар урып-җыю мәйданы туры килде. Кайбер башка районнарда да хәл шул чама иде.
Сер түгел, кыр корабла­рының да байтагы урып-җыю­да 20 елдан артыграк эшли.


Искегә тисәң, исең ки­тәр дигәндәй, искереп, файдалану вакытын узган комбайннар белән эшләгәндә, ашлык югалту күләме дә арта. Белгечләр әйтүенчә, искереп, гамәлдән чыгып баручы комбайннарны файдалану вакытында узган ел 30 миллион тонна бөртекле, коелып, әрәм булган. Мондый техника белән язгы чәчү, урып-җыю һәм көзге кыр эшләрен уңышлы башкарып чыккан игенче-ме­ханиза­тор­­ларыбызга Ходай сабырлык бирсен иде инде. Бер яктан барлык кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу кирәк булса, техникадан файдалану кагый­дә­ләрен дә тиешенчә үтәү кирәк бит.


“Гостехнадзор”ның Та­тарс­тан идарәсе хезмәткәр­ләренең хуҗалыкларда 1600дән артык төрле ка­гый­дә бозу очрагын ачык­лавы да әлеге проблема­ның җитди булуы турында сөйли. Ни генә дисәк тә, һәр кагыйдә бозу – кеше сәла­мәтлегенә куркыныч тудыра торган хәл.


Татарстан авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек минис­тры урынбасары Тәлгат Та­һирҗанов әйтүенчә, төр­ле программалар нигезен­дә соңгы елларда хуҗалык­лар 6 миллиард сумлык яңа техника һәм тагылма җай­ланмалар сатып алган. Шул исәптән, 400 дән артык трактор, 151 ашлык суктыру һәм 41 печән җыю комбайннары, башка төр техник җи­һазлар кайтарылган. Нәти­җә­дә, хәзер республика буенча 100 гектар сөрү җиренә 159 ат көче туры килә. Алга киткән чит илләрдә бу күрсәткечнең берничә тапкыр югарырак булуын исә­п­кә алганда, безгә әле эшлисе дә эшлисе.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев