Кукмара бистәсендә яшәүче Гариф бабай Абдулхаковка озакламый 97 яшь тула. Сугышның үзәгендә булып, фашистлар белән күзгә-күз очрашкан бабакайның бу хакта бер дә сөйлисе килми. - Ул авыр еллар күңелемә кереп калды. Сугышка киткәндә 20 яшемне тутырган егет идем. Матур яшьлек елларына аяк баскан гына чорым.
Кинәт килеп чыккан сугыш тормышның астын-өскә китереп ташлады, - ди ул.Бабай ул елларны бер дә онытмаган. Төгәл даталар белән, хәтта ул чактагы һава торышын да әйтеп бирә ала. Мәмәшир авылында туып үскән бабай гомер көзен Кукмара бистәсендә каршылый. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләсә дә, бер дә байлыкка кызыкмаган үзе. Күршеләре шулай ди. "Гариф абый бер дә мал дип чапмады. Бик тә кешелекле, ярдәмчел булды. Шуңа күрә шундый агач өйдә генә яши ул", - ди Мәрьям апа.
Гариф бабайның өч баласы булган. Хатыны Роза апа белән бик тә матур гомер кичергән алар. Тик менә карчыгы гына озак яши алмаган. Роза апа инде 30 еллап элек бакыйлыкка күчкән. Тормышларында төрле чаклары була аларның. Әмма бер-берләрен яратып яшәгәч, авырлык килсә дә, бергәләп аны җиңел генә уздыра белгәннәр. Икенче кызлары Әлфия бик яшь килеш авырып китә. Кулына кадалган чүп кисәгеннән башланган авыруның ахыры фаҗигале була. Кулы төзәлмичә, каны бозылып, Әлфия бакыйлыкка күчә. Гариф абый белән Роза апаның юанычы булып, кызлары Нурия белән улы Рәшит кала. Хәзерге вакытта икесе дә Казанда яши. Икесенең дә үз тормышлары. Әмма алар көн саен диярлек әтиләренең хәлен телефон аша белеп тора икән.
"Нуриянең йөрәге авырта. Аңа артык дулкынланырга ярамый. Әмма ул әтисен бик тә тәрбияли. Аның өчен нишләргә дә белми. Төрле дарулар, витаминнар кайтарып китә. Бар теләге - әтисен озаграк яшәтү", - ди күршесе. Хәзерге вакытта Гариф бабайны күршесе Мәрьям апа тәрбияләп тора. Әле май башында гына бабайга инсульт булган. Нурия апа биргән даруларны вакытында эчертеп торып, кирәкле ризыкларны ашатканга, ул сөйләшә дә башлаган, йөри дә.
"Элек-электән бу гаилә белән дус идек. Гариф абый миңа бер дә чит кеше төсле түгел. Үзе тыныч, ачуланмый. Шуңа да гел тәмле ризыклар белән сыйлыйм үзен. Балалары әтиләренә күчтәнәчен кайтарып торалар. Ә миңа аны тәрбияләү бер дә авыр түгел. Янәшә генә торгач, хәлен белеп торам. Кан басымын гел тикшерәм. Бераз гына күтәрелә башласа, даруын каптырам. Тик менә Гариф абый бик тә ялгызлыктан курка. Өй тутырып утырсак та: "Мин - ялгыз", - дип куя. Гомере буе кеше арасында йөргәнгә, аңа аралашу җитми. Шуңа да гел элеккеге елларны искә алып сөйләшәбез", - ди Мәрьям апа.
Бабайның болай озак яшәвенең сере гел хәрәкәтләнүдә икән. Әле узган елга хәтле Кукмара урамнарын бер урап кайта торган булган. Үзе әйтмешли, яшьлек эзләре буйлап йөргән. Хәзер инде өй тирәсеннән алай ерак чыгып йөрми икән. Әмма көн дә 45 минут зарядка ясарга онытмый. Кышын өйдә, җәен бакчага чыгып физик күнегүләр башкара, ди. Бер дә тик утырмыйча, гел гәүдәне язып торырга кирәк, дип киңәш бирә бабай.Әлеге йорт гади генә бер авыл өе булса да, аннан ниндидер җылылык бөркелеп тора. Ярдәмләшү, кешелеклелек сыйфатларын күрдем мин биредә. Олыгайган, сәламәтлегенә бераз зыян килгән кешене нәни баладай тәрбияләп тору зур җаваплылык та, сабырлык та сорый. Дөрес, бабайның балалары Мәрьям апаны буш итми. Әмма күңелендә миһербанлык, яхшылык булмаса, озакламый йөзгә җитүче кешене тәрбияләп булыр иде микән?
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Нет комментариев