Ялкау ятар, бәхете артыр?!
Шулай дип әйтергә яратсалар да, ялкауның үзен никтер берәү дә өнәми. Психологлар әйтүенчә, ялкаулыкка төшенкелеккә бирелү, апатия сәбәпче булырга мөмкин икән. Сөмсер коелып, кул эшкә бармау, гел ятып кына торасы килүнең сәбәбе ялкаулык булмаска да мөмкин.
Ялкаулыкны кайбер психологлар чир дип кабул итә, һәм аңа дәва барлыгын да яшерми. Беренче чиратта, кешенең тормышта куелган максаты булырга тиеш. Зур максатлармы ул, вак-төякме – анысы икенче мәсьәлә. Максатчан кеше нәрсә эшлисен, игътибарын нәрсәгә юнәлтәсен белә, максатына таба бара. Андыйларның ялкауланырга вакытлары юк.
Күпчелек ир-атлар дәрте-дәрманы ташып торса да, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмый. Сәбәбе – үз вакытын дөрес бүлә, файдалана белмәүдә. Андыйлар кирәкмәгән эшкә энергияләрен сарыф итеп, үзләрен «туздыралар» да, кирәкле эшне башкарып чыгарга хәлләре, энергияләре калмый. Менә шул чакта ялкаулык «уяна» инде. Ялкаулыктан котылам дисәң, иң беренче чиратта мөһимрәк эшләргә тотынырга кирәк. Һәм ул эшнең күңелгә ошый торган булуы да мөһим. Ул вакытта ялкаулык белән көрәшергә дә кирәкмәячәк.
Фото: chelovek-online.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев