Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга

Балачак - үзенчә серле, тылсымлы, шатлыклы дөнья. Сабый чакта алган тәэсирләр, күнекмәләр хәтергә ныклап уелып калып, адәм баласын гомер буе озата бара. Шуңа күрә дә балаларны кече яшьтән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү аеруча мөһим. Статистика мәгълүматлары буенча, янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Без,...

Балачак - үзенчә серле, тылсымлы, шатлыклы дөнья. Сабый чакта алган тәэсирләр, күнекмәләр хәтергә ныклап уелып калып, адәм баласын гомер буе озата бара. Шуңа күрә дә балаларны кече яшьтән үк янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү аеруча мөһим. Статистика мәгълүматлары буенча, янгын чыгу очракларының күбесе балаларның ут белән шаяруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Без, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр, балага кече яшьтән үк ут белән уйнауның аяныч нәтиҗәләрен, электр приборлары белән сак булырга кирәклеген аңлатырга һәм ут-күз чыккан очракта янгын сүндерүчеләргә хәбәр итүнең мөһимлеген төшендерергә тиеш. Ут белән шаяруның куркынычлыгын аңлату өчен бакчада төрле ярышлар, дидактик уеннар, әдәби китап­лар кулланабыз, слайдлар әзерлибез. Район янгын куркынычсызлыгын саклау оешмасы инспекторлары да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итә. Ноябрь аенда Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында район янгын күзәтчелеге инспекторы Раил Габдрахманов белән берлектә "Шырпы - уенчык түгел!" дигән тәрбия чарасы булып үтте. Р.Габдрахманов үзенең чыгышында янгынның куркыныч һәм аяусыз икәнлеген тормыштан мисаллар китереп сөйләде, күп сораулар бирде. Шулай ук инспектор балаларга киңәшләрен житкерде һәм бакчага методик ярдәмлекләр, күрсәтмә материаллар бүләк итте.

Эльвира Вафина,

Олы Шыңар "Әллүки" балалар

бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев