Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшә, урман!” акциясендә йөздән артык урманчы катнашында 15 гектарга якын мәйданда кәл­шәләр утыртылды [+фото]

Ел саен октябрь аенда районыбызда урман утырту күркәм традициягә әйләнде. Быел да Саба урманчылары 5 октябрьдә билгеләп үтелгән "Яшә, урман!" бөтенроссия ак­ция­сендә актив катнаштылар. Әлеге чара әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөздән артык урманчы катнашында 15 гектарга якын мәйданда селекция-орлыкчылык үзә­­гендә үстерелгән кәл­шәләр утыртылды. Ә, го­мумән алганда,...

Ел саен октябрь аенда районыбызда урман утырту күркәм традициягә әйләнде. Быел да Саба урманчылары 5 октябрьдә билгеләп үтелгән "Яшә, урман!" бөтенроссия ак­ция­сендә актив катнаштылар.

Әлеге чара әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөздән артык урманчы катнашында 15 гектарга якын мәйданда селекция-орлыкчылык үзә­­гендә үстерелгән кәл­шәләр утыртылды.

Ә, го­мумән алганда, урманчылар "Яшел хәзинә" мәйданнарын арттыру­ максатында чаралар күрүне дәвам итәләр. Быел көз дәүләт урман фондында барысы 363 гектарда агач утырту планлаштырылды.

Урман ху­җа­лыгына караган мәйданнары булган районнарда кече елга зоналарында эрозия чаралары үткәрү, су саклау, шулай ук максатчан файдаланылмый торган җирләрне урманлаштыру исә 1500 гектарда үткәреләчәк,- диде Саба урман хуҗалыгы баш лесничие Илһам Рәхмәтуллин.

Орлыкчылык үзәгендә үстерелгән кәлшәләрнең тамырланып китү көче югары, 99 процент тәшкил итә, диләр. Ә менә аларны иркендә йөргән терлекләрдән саклау барыбер дә кирәк. Урманчылар хезмәтенә ихтирам белән карасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X