Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый, ди... Сез моның белән килешәсезме? (юраулар-ышанулар)
Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.
Тәрәзә-ишек төбенә утырсаң - зәхмәт иярә.
Тәрәзә тупсасына утырып ашасаң, азыгың кими.
Чиләк кара-каршы бәрелсә, яңгыр ява.
Чит кеше мендәрендә йокласаң, чәчең коела.
Чәеңне түгеп эчсәң, киявең исерек була.
Чәй ясаганда, чәе артса, ул кеше бәхетле була.
Чүлмәктән ашасаң, өлеш чыкмый.
Чүп өстеннән чыгарга ярамый - өстеңә начар сүз әйтәләр.
Эскәтергә бит сөртсәң, биткә оят килә.
Юлга чыкканда буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый.
Юлга чыккач, берәр әйберең онытылып, кире керсәң, тоз кабарга кирәк: ашап-эчеп яңадан чыккан кебек була.
Юлың уң булыр: чиләгем мөлдерәмә тулы.
Яше тулмаган баланы көзгедән каратырга ярамый: сакау була.
Әгәр берәрсе, ашый торган икмәк сыныгын онытып, икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.
Өйдәге берәр кеше сәфәргә китсә, идән себерергә ярамый. «Буш кайтмасын» дип, утын агачы алып керәсең.
Өстәл почмагына утырган кеше җиде ел өйләнә алмый, ди.
Өстәл сөрткәндә чүп калдырсаң, киявең шадра була.
Өстәл өстен кул белән сыпырып сөртсәң - тавыш була.
Өстәлне кәгазь белән сөртсәң, йортта тавыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев