Петрушканы йөрәк авырулары вакытында кулланырга киңәш ителә. Шикәр авыруыннан җәфаланучыларга да ашарга кирәк аны. Бер кечкенә генә бәйләм петрушкада бер көнлек С витамины дозасы, сөяк һәм мускуллар өчен кирәкле калий, нервларны тынычландыра торган магний бар. Әмма шуны да истә тотыгыз: петрушканы бала көтүче ханымнарга һәм бөерләре авырткан кешеләргә ашарга ярамый....
Петрушканы йөрәк авырулары вакытында кулланырга киңәш ителә. Шикәр авыруыннан җәфаланучыларга да ашарга кирәк аны. Бер кечкенә генә бәйләм петрушкада бер көнлек С витамины дозасы, сөяк һәм мускуллар өчен кирәкле калий, нервларны тынычландыра торган магний бар. Әмма шуны да истә тотыгыз: петрушканы бала көтүче ханымнарга һәм бөерләре авырткан кешеләргә ашарга ярамый.
Салат исә витаминнарга бай булуы белән алай мактана алмый. Аңарда фолий кислотасы һәм бик аз гына С витамины бар. Аскорбинканың бер көнлек дозасын алу өчен ярты килограмм салат ашарга кирәк була. Салатны панкреатит, холецистит, гепатит вакытында, ашказаны һәм эчәклек авыртканда ашарга ярамый.
Сарымсак яфрагында С витамины суганга караганда өч тапкырга күбрәк. Халык табиблары аны атеросклерозны, салкын тиюне булдырмау өчен ашарга куша. Ә менә йөрәк, бавыр, бөер һәм ашказаны авыруларыннан, ревматизмнан җәфаланучылар аны ашаудан тыелып торырга тиеш.
Тузганактан ясалган төнәтмә организмның иммунитетын күтәрсә дә, ашказаны авыртканнарга аны ашарга киңәш ителми.
Яшел суганны икенче төрле йөрәге авыртканнарның «ризыгы» дип тә әйтәләр, чөнки аңарда калий бар. Ул шулай ук С витаминына да бай. Панкреатит, холецистит, гепатит, ашказаны һәм эчәклекләр ялкынсынганда суган турында онытыгыз.
Укроп кан басымын төшерә. Шуның өчен кан басымы түбән булганнарга аны кулланырга ярамый. Кератинга бай булуы белән күзләр өчен дә файдалы. С витамины исә аңарда петрушкага караганда азрак. Укроп эчәклек эшчәнлеген дә яхшырта.
Шуны да истә тотыгыз: сатып алынган яшел тәмләткечләрне кулланыр алдыннан, нитратлары югалсын өчен, бер сәгать салкын суда тотыгыз.
Шәһри Казан
Нет комментариев