Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә җитештерелүче “Зеленый Дол” корабле иң яхшы ракета корабле дип табылган

Ул Россия Хәрби-диңгез флоты башкомандующие призына лаек булган.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы"нда төзелгән "Зеленый Дол" корабле Россия Хәрби-диңгез флотында иң яхшы ракета корабле дип танылган. Һәм ракета ату буенча Хәрби-диңгез флоты башкомандующие призына лаек булып, Кара диңгез флотында иң яхшысы дип аталган. Бу хакта район газетасы сайты яза.

2016 елда корабль 21 мең диңгез миле үткән, 8 ай ачык диңгездә булган, Кара, Урта, Төньяк һәм Балтыйк диңгезендә, Атлантик океанда үзенең сугышчан мөмкинлекләрен күрсәткән. 3 ранг корабле Россия тарихында беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә Атлантик океанны кичкән. Командование куйган барлык бурычларны "бик яхшы" билгесенә үтәгән, диелә хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/07/130921/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев