Өйдәш хатынын үтермәкче булган
Җинаятьнең схемасы гадәти. Бергә спиртлы эчемлекләр кулланып утырганнан соң бәхәс килеп чыга һәм җинаять ясала. Казанның 5 нче полиция бүлегенә яралы хатын-кыз турында хәбәр керә. Восстания урамындагы беh фатирда полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Ул зыян күрүченең өйдәше, 51 яшьлек ир-ат булып чыга. Җинаять урынында канга баткан пычак та табыла. Хәзер...
Җинаятьнең схемасы гадәти.
Бергә спиртлы эчемлекләр кулланып утырганнан соң бәхәс килеп чыга һәм җинаять ясала. Казанның 5 нче полиция бүлегенә яралы хатын-кыз турында хәбәр керә. Восстания урамындагы беh фатирда полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Ул зыян күрүченең өйдәше, 51 яшьлек ир-ат булып чыга. Җинаять урынында канга баткан пычак та табыла. Хәзер ир-атка карата үтерергә маташу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев