Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәге кушканча яшәде, халык белән бергә булды, Сабаны яратты...

Узган ел  ахырында районыбыз төбәк  тарихын өйрәнүгә  зур  өлеш  керткән фидакарь  затны   югалтты. Яңа ел  алды ыгы-зыгысында (30 декабрь) Рәйсә  Бәдретдин кызы  Сираҗиеваның арабыздан  киткәнен күпләр белми дә  калды.

Инде юксынырга, хезмәтен искә  алып, каберенә  зыярәт  кылырга гына    кала. Әлбәттә, эшләгән урынында  аны  онытмыйлар. Шушы  көннәрдә туган  якны  өйрәнү музеенда Саба тарихын, истәлекле урыннарын, каһарманнарын барлауда күп   көч куйган Рәйсә Сираҗиеваны  искә алу кичәсе үткәрделәр. “Халык хәтере сакчысы” дип исемләнгән чарада катнашырга Казаннан  Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, тарихчы-археолог, галим, профессор Альберт  Борһанов килде. Кичәне  алып  баручы Илсөя  Билалова сүзне иң элек Рәйсә  апа  белән  еш аралашкан Илдар Сафинга бирде. “Мин  Рәйсә  апа белән  25 еллап элемтәдә булдым. Ул бөтен тормышын  район тарихын халыкка җитерүгә багышлады. Һәрдаим укучылар белән аралашты. Рәйсә  апа     эчкерсез,  киң   күңелле  кешеләрнең  берсе   иде. Конференцияләргә барсам,  Альберт Әхмәтҗанович  Рәйсә апа турында  сораштырмыйча  калмый иде. Рәйсә  бөртекләп   җыйган материалларын  халыкка  җиткерү  өчен газетада чыгару   өчен  дә әзерли   иде. Бу хакта  әйтеп  китәрләр әле”,–диде тарихны өйрәнүнең  нинди хезмәт икәнлеген   яхшы белгән  Илдар  Сафин.

Чыннан да, туган якны өйрәнү музеена нигез салучы  хәбәрчебез Саба тарихы турында язмаларын,  райондашларының гаилә  архивында  сакланган  солдат  хатларын  матбугатта еш бастырды. Кечкенә генә  ачышка да балаларча  куана белә иде. Тарих   язу – авыр хезмәт. Алай түгел, болай ул, дип әйтүчеләр табыласына да әзер булырга кирәк. Сиксәненче елларда Рәйсә Сираҗиева һәм Фирая  Закированың берничә  санда бирелгән күләмле язмасы дөнья  күргәч, аларга редактор белән суд юлында да  йөрергә туры килде.  Хөкем карары язма авторлары  файдасына  чыгарылды. Изге эшләр башкарып   йөрүчеләрнең  урыны  суд  эскәмиясендә була  алмыйдыр.

Рәйсә апабызның игелекле хезмәте турында аны соңгы юлга озаткан Зиннур  Закиров, ветеран укытучы Физия Шәйхетдинова,  тарихчы Равил Гомәров, музейда һәм китапханәдә аның белән бергә эшләгән Нурия Хәбибрахманова, Резеда Сөнгатова, Гөлсем Батырханова  да  сөйләде.

Альберт Борһанов Рәйсә Сира­җиева белән  1998 елда Өтернәс  шәһәрлегенең төгәл урынын ачыклау максатыннан Калатауда студентлар белән берлектә казу эшләрен башлаганда танышкан. Бу хакта ишеткән Рәйсә апа автобус белән иртүк археологлар  янына  килеп  җитә. Шуннан   соң элемтәләре  өзелми. “Кешегә бик  йомшак булды, йөрәге  кушканча  яшәп, халык белән  бергә булырга тырышты. Сабаны бик  яратты, фанатик   иде. Рәйсә  апа  бик гади кеше булып күңелдә яши.  Соңгы очрашуларның  берсендә, мин  үлсәм, еламагыз, дигәне гел истә.  Музейда эшләп калса,  озаграк та  яшәр иде.  Эшеннән  китү  аңа  көчле удар   булды.  Хәзер дә тормышы  маяк  шикелле.  Бүләкләре  азрак, вакытында  уйлаган булсалар, алар  күбрәк тә булырга тиеш   иде.  Медаль  бирергә дә  булыр   иде.  Казан  да моңа  игътибар  итмәгән. Мондый  маяклар районнарда күп түгел, булса да,  аз”,– дип   сөйләде археолог һәм татар халкының тарихы турында объектив белемнәрне таратуда,  яшьләрдә туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә актив эшчәнлекләре  өчен район  музее, “Саба таңнары” газетасы редакциясе  коллективына, тарихчы Илдар Сафинга, Саба муниципаль районының туризм үсеше буенча белгеч  Тамчыгөл  Вәлиевага Бөтендөнья татар  конгрессының  туган  якны  өйрәнүчеләр белән эшләү  комитетының  Рәхмәт хатларын тапшырды.  Рәйсә Сираҗиеваның хезмәтен һәм исемен  мәңгеләштерү максатында ул яшәгән  йортка мемориал такта  куярга, аңа багышланган  укулар  һәм башка   чаралар үткәрергә, төбәкне  өйрәнүчеләр оешмасы  төзеп, аңа  Рәйсә апа  исемен  бирергә  тәкъдим итте. Альберт Борһанов – республика районнарында төбәк  музейларын  күтәрү турында  да  кайгыртучы галим буларак, Казан артында  Актаныш, Азнакай якларындагы кебек бу мәсьәләгә зур игътибар булмавын да билгеләп үтте. “Бераз тәнкыйтьләдем  инде.  Иң   яхшы музей  сездә эшләргә тиеш”,– диде тарихчы. Мәдәният бүлеге  башлыгы Рөстәм  Заһидуллин үзенең чыгышында   моның, чыннан да, шулай булачагын әйтте. Хәзерге вакытта музей өчен буш торучы  бина  сатып  алынган,  проектлау  бара. “Анда  эшләячәк яшьләргә үрнәк  алыр кешебез дә  бар. Әлбәттә, һәркем дә Рәйсә апа да  булмас,  әмма  эшли-эшли   өйрәнәсең,  буыннар   алмашы  булырга тиеш”,– диде  ул.

Тормыш дәвам итә, һәр узган көннән ни булса да мирас булып хәтердә кала. Аларны барлап,  музейга туплый алган тарихчыбыз үзе онытылмасын  иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев