Югары табышлы орлыклар сатып алуга тотылган чыгымнар үзләрен аклыйлар
Узган атнада Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчелмәскә тиеш, диеп хәбәр итте. «Хуҗалыкта сортларның күп яисә чикләнгән булуы җитәкченең дә, агрономның да иҗади эшләү дәрәҗәсен күрсәтә. Югары табышлы орлыклар...
Узган атнада Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан кырларының чисталыгын саклау өчен чәчүлек орлыкларының бөртеге дә тикшерелмичә чәчелмәскә тиеш, диеп хәбәр итте.
«Хуҗалыкта сортларның күп яисә чикләнгән булуы җитәкченең дә, агрономның да иҗади эшләү дәрәҗәсен күрсәтә. Югары табышлы орлыклар сатып алуга тотылган чыгымнар үзләрен аклыйлар, - диде министр. Бүген республикада югары табышлы сыйфатлы орлыклар шактый күп икәнлеген дә билгеләп үтте.
12 февральдә район хакимиятенең актлар залында агрономнар, инженер һәм бригадирлар катнашында узган утырышта да сүз шул хакта барды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин язгы чәчүгә әзерләнгәндә орлыкларны җентекләбрәк сайларга, чәчү мәйданнарына ни чәчәсен планлаштырганда бер гектардан алыначак акча керемнәрен турында ныклап уйланырга кирәклеген искәртте.
-Хуҗалыкларның керемен терлекчелектән кергән акча белән генә тәэмин итеп бетереп булмый. Үсемлекчелектән дә югары уңыш алуга ирешү безнең бурыч. Моның өчен сөрүлек җирләрендә мөмкинлекләр күп, җирне дөрес файдаланырга гына кирәк, - ди җитәкче.
Идарә җитәкчесе сүзләренә караганда, үсемлекчелектән югары уңыш алуны гамәлгә ашыру максатында, агрономнар һәм белгечләр катнашында очрашулар уза. Республикада агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары оештырыла.
Киңәшмәдә "Эзмә сөтчелек комплексы" агрономы Нияз Газизов үзенең эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Чыгыштан аңлашылганча, агрономның һәр эш-гамәле, кыр эшләрендә катнашасы техника, чәчеләсе культура, һәр гектар мәйдан структурасына карап, алдан ук уйланылган, исәпкә салынган.
Башка хуҗалык белгечләренә дә үз эшләрендә төгәллек, сакчыллык, алдан хисаплап эш итү бурычы йөкләнә.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев