Юл буйларыннан 1,2 тонна чүп-чар җыеп түккәннәр
Татарстанда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бу эштә республиканың транспорт комплексы предприятиеләре дә катнаша. 1-7 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы "Главтатдортранс" оешмасы юл буйларыннан 1,233 тонна чүп-чар җыеп түккән. Санитар-экологик чараларга 650 кеше һәм 211 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Федераль әһәмияткә ия автомобиль юлы буеннан 485 тонна...
Татарстанда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бу эштә республиканың транспорт комплексы предприятиеләре дә катнаша.
1-7 майда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җаваплы "Главтатдортранс" оешмасы юл буйларыннан 1,233 тонна чүп-чар җыеп түккән. Санитар-экологик чараларга 650 кеше һәм 211 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Федераль әһәмияткә ия автомобиль юлы буеннан 485 тонна чүп-чар җыеп алынган - 124 кеше һәм 41 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев