Екатеринбургта юлны чистарткан вакытта трактор бер тонналап авырлыктагы карны, кызны күрмичә, аның өстенә өеп куйган. Тиз арада казып чыгарып, ярдәм күрсәтергә теләгән булсалар да, 9 яшьлек кыз бала инде аңсыз була. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланың клиник үлем кичерүен ачыклый. Кыз хәзер реанимациядә. Табиблар аның комадан чыгу-чыкмавы...
Екатеринбургта юлны чистарткан вакытта трактор бер тонналап авырлыктагы карны, кызны күрмичә, аның өстенә өеп куйган. Тиз арада казып чыгарып, ярдәм күрсәтергә теләгән булсалар да, 9 яшьлек кыз бала инде аңсыз була.
Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре баланың клиник үлем кичерүен ачыклый. Кыз хәзер реанимациядә. Табиблар аның комадан чыгу-чыкмавы буенча фаразлар бирергә ашыкмый.
Нет комментариев