Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләрен белгәннәргә - бүләк

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен биш бармагың кебек белер дәрәҗәдә өйрәнү шактый көч, түземлек, вакыт сорый. Моңа балаларны да мәктәп яшеннән үк кызыксындырырга кирәк. Әнә шуны күздә тотып, район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ), "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең...

Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләрен биш бармагың кебек белер дәрәҗәдә өйрәнү шактый көч, түземлек, вакыт сорый. Моңа балаларны да мәктәп яшеннән үк кызыксындырырга кирәк. Әнә шуны күздә тотып, район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ), "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Саба филиалы белән берлектә инде 20 елга якын укучылар арасында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә багышланган конкурс үткәрә. Конкурс быел да дәвам итәчәк һәм аның тәртипләре үзгәрми. Бәйгенең өч турында да актив катнашкан укучылар һәм дөрес җаваплар җибәргән юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе инспекторлары каршында имтихан тотачаклар, җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Хәзер мәктәп укучылары өчен конкурсның I тур сорауларын тәкъдим итәбез.

(I тур сораулары)

Беренче сорау. Светофор сигналы белән кайсы юл билгеләренең әһәмияте бетерелә?

1.Беренчелек (приоритет) билгеләренең.

2.Тыю билгеләренең.

3.Кисәтү билгеләренең.

Икенче сорау. Туктау юлы дигәндә нәрсә күз алдында тотыла?

1.Йөртүче куркынычны күреп алганнан соң тулысынча туктап беткәнчегә кадәр транспорт чарасы үткән юл.

2.Тормозлау башланганнан соң тәмам туктап беткәнчегә кадәр транспорт чарасы үткән юл.

3.Транспорт чарасының техник характеристикасы белән билгеләнгән тормозлау юлына туры килә торган ара.

Өченче сорау. Борылышта тизлекне арттырганда үзәктән куу көченең зурлыгы ничек үзгәрә?

1.Үзгәрми.

2.Тизлеккә пропорциональ рәвештә үзгәрә.

3.Тизлекнең квадратына пропорциональ рәвештә үзгәрә.

Дүртенче сорау. Торак пунктларда нинди очракларда автомобильнең тавыш сигналын кулланырга ярый?

1.Алдан баручы машинаны куып узарга җыенган очракта гына.

2.Юл-транспорт авариясен кисәтү максатында гына .

3.Санап кителгән барлык очракларда да.

Бишенче сорау. Йөртүченең реакция вакыты дигәндә нәрсә күздә тотыла?

1.Йөртүче куркынычны күреп алганнан алып транспорт чарасы тәмам туктап беткәнчегә кадәр узган вакыт.

2.Йөртүче куркынычны кереп алганнан алып тормоз педаленә басканчыга кадәр узган вакыт.

3.Аякны газ педаленнән тормоз педаленә күчерү өчен кирәк вакыт.

Алтынчы сорау. Сезгә уңга таба кереп китүче юлга (рәсемдә) борылырга кирәк. Сез нишләргә тиеш?

1.Полосаны үзгәртмичә, тизлекне киметергә, аннары тормозлау полосасына күчәргә.

2.Тизлекне киметмичә, тормозлау полосасына күчәргә, тизлекне киметергә, аннары борыла башларга.

3. Ике вариант та дөрес.

Җиденче сорау. Мотоцикл, мопед, велосипед белән торак пунктлардан читтә ничек хәрәкәт итәргә?

1.Каршыга килүче транспорт чарасы юлыннан яки юл читеннән.

2.Үзе белән бер юнәлештә баручы транспорт чарасы юлыннан яки юл читеннән.

3.Теләсә нинди юнәлештә, бары тик юл читеннән.

Сигезенче сорау. Транспорт йөртүче нинди очракта җәяүлегә юл бирергә тиеш?

1. Ишек алдыннан юлга чыкканда.

2. Юлдан ишек алдына кергәндә.

3. Автозаправкадан юлга чыкканда.

4. Тукталыш урыныннан юлга чыкканда.

5. Югарыда күрсәтелгән барлык очракларда да.

Тугызынчы сорау. Рәсемдәге күрсәтелгән урамда юлның ничә йөрү өлеше бар?

1. Бер.

2. Ике.

3. Дүрт.

Унынчы сорау. Бактерияләрне үтерергә сәләтле салфеткаларны ничек дөрес кулланырга?

1.Яраны юарга, чит җисемнәрне алырга, бактерияләрне үтерергә сәләтле салфетканы куярга.

2.Яраны йод эремәсе белән эшкәртергә, бактерияләрне үтерергә сәләтле салфетканы куярга.

3.Ярага бактерияләрне үтерергә сәләтле салфетканы куярга, бинт яки лейкопластырь белән эләктерергә.

Җавапларны юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә (ЮХИДИ) (адресы: Байлар Сабасы, З.Йосыпов урамы, 9а нче йорт) җибәрергә кирәк.

Жюри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: светофор юл йөрү кагыйдәләре

2
X