Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбатым-Ямбулатым – 2

Казан ханлыгы яулап алынып 40-50 еллап вакыт узгач, Казан тирәсендә яшәп яткан татарларны шәһәргә якын 40 км аралыктан читкә кысырыклап чыгару нәтиҗәсендә, Кама алды территориясенең төньягы, Мишә елгасы буйларына татарлар күченеп урнаша башлый.

1565-1603 еллар аралыгында Урыс дәүләте тарафыннан авыллар, салалар һәм шәһәрләр буенча уздырылган "писцовый книгалар"га таянып фикер йөртсәң, бүгенге Саба районы территориясендәге күп авылларның тарихы, берничә авылдан кала, шушы – 1600 еллар тирәсендә башланып китә. Бу, әлбәттә, аларның Казан Ханлыгы чорында ук яшәгән булулары ихтималлылыгын инкарь итми, теләсәң, аны Чыңгыз ханның малай чагы заманына хәтле дә тоташтырап була, ләкин, безнең як авыллары тарихын дәлилләп була торган документларны әлегә ХVII гасырдан да тирәнгәрәк табып булмый. 

Тарих белән болай гына, кызыксынып, әле мәчет метрика китапларын тәрҗемә иттереп йөргән көннәрнең берсендә, тарихи эзләнүләргә гел үсендереп "күмер өстәп" торучы, төбәгебезнең тынгысыз тарихчысы, укытучым Илдар абый Сафин шалтырата. Юлбатның (ул вакытта Янбулат) "пустошь" (бушап калган авыл) буларак теркәлгән 1678 елгы опись документының тәрҗемәсен юллап алган ул. Шактый таушалган җанисәп документында Янбулат авылына кагылышлы бары бер юл язылган: "Почи...(текст өзелгән) Янбулатова пустошь, а в ней целой ясак Келдыб..[ка] Башаева и он живет и ясак платит за Камою рекою в деревне Буракерти и в той деревне писан". Чагыштырып карасак, 1678 елның шушы көнендә күрше авыл По речке Уре – Тенекидә инде алты, Буранчы – хәзерге Сатыш авылында 12 хуҗалыкта кеше яши, Мәммәт бушлыгы – Сабада тормыш кайный, ә Юлбатта бары бер, анысы да каяндыр килгән Башаев фамилияле кеше теркәлгән. Беренче сорау: кем ул Келдыб..[ка] Башаев һәм безнең якларда нишләп йөри? Үз авылы тарихы өчен янып-көеп йөргән тарихчы башына сыйдыра алмаслык икенче сорау: Юлбат авылы һәм аның халкы кайда? Бу ни хәл бу?

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында  укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев