Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлларга, тротуарларга, газоннарга һәм шәхси йорт яннарында төзелеш материаллары, конструкция детальләре, балчык тотучыларга - 2000 сум штраф

Саба муниципаль районында 2006 елда төзелгән административ комиссия эшли. Аның утырышларында төрле категориядәге административ эшләр карала. Аерым алганда, комиссия вәкаләтләрен Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.6нчы маддәсендә күрсәтелгәнчә, җирлекләр биләмә­ләрендә һәм шәһәр округларында муниципаль төзекләндерү кагыйдәләре, калдык­лар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләре үтәл­мәгән очракта гамәлгә ашыра. Кызганычка каршы,...

Саба муниципаль районында 2006 елда төзелгән административ комиссия эшли. Аның утырышларында төрле категориядәге административ эшләр карала. Аерым алганда, комиссия вәкаләтләрен Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексының 3.6нчы маддәсендә күрсәтелгәнчә, җирлекләр биләмә­ләрендә һәм шәһәр округларында муниципаль төзекләндерү кагыйдәләре, калдык­лар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләре үтәл­мәгән очракта гамәлгә ашыра.

Кызганычка каршы, әлеге кагый­дәләр барлык торак пунктларда да үтәлми. Саба муниципаль районының торак пунктларында тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләре расланган иде. Аның 8.2.2. пунктында "Юлларга, тротуарларга, газоннарга һәм шәхси йорт яннарына төзелеш материаллары, конструкция детальләре, шулай ук җир эшләре башкарганда балчык өеп тотарга ярамый" диелгән. Әмма әлеге таләпне һәркем дә үтәми әле. Әйтик, 2013 елның ноябрь аенда Шәмәрдәндә, Байлар Сабасында, Иләбәр, Кече Шыңар авылларындагы берничә хуҗалыкта капка төпләрендә төзе­леш материаллары, агач тоту фактлары ачыкланды. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә бер­кет­мә төзелде. Район административ комиссиясенең чираттагы утырышында барысы 8 беркетмә каралып, кагыйдә бозучыларга карата 2000 сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев