Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зарланмагыз, кызлар

Кияүгә чыкмый картая баручы кызларның гәҗитләрдә чыккан хатларын укыйм да, ачуым килә минем.

Мин үзем тормыш, үз эшен башлап җибәргән ир-атлар турында күбрәк кызыксынам. Матбугатның да шулар хакында язганнарын күбрәк алдырам. Кияүгә чыкмый калган кызлар белән аралашканда да, гәҗитләрдәге язмаларда да алар гел егетләрдән зарланалар. Бер бармагыңны кешегә төбәсәң калган дүртесе үзеңә карый дигән "алтын" сүзләр дә бар бит әле. Егерме дүрт яшемдә үлеп-бетеп башкорт кызына гашыйк булдым. Безнең авылга кунакка кайткан иде. Аңа ул чакта егерме яшь. Үзе дә салада үскәнгәдер, авылда калуга каршы килмәде. Авылыбыз кечкенә булса да бик матур. Йортымда бар уңайлыклар бар, гөрләшеп яшәп киттек. Әни юк-барга кысылып, сүзләп йөри торган яшьтә түгел. Мине кырык биштә, төпчек итеп алып кайтканнар. Әти үлгәндә миңа ун яшь иде, шуңа иркәләнеп үсәргә вакыт булмады, эшләп үстек. Белгечлегем буенча мал табибы булсам да, хөкүмәт эшендәге акча белән тормыш тарту авырлыгын аңлап, үз эшемне башлап җибәрдем. Теплица ясап, кыяр үстереп сатам. Җәйгелеккә йөзәр баш каз-үрдәк алабыз. Алма пеш, авызыма төш, дип кенә яшәп булмый. Хатынга тора-бара бу мәшәкатьле тормыш ошамый башлады. Эш күплектән зарланып әнисенә кайтып китә дә шуннан үзгәрә. Бер атна безгә кайтып тора да, бер атна әнисендә яши. Кыш көне булса бер хәл. Эш гөрләп торган җәйге чорда да чыга да китә. Ике җәй шулай йөрде бу. Минем дә сабырлыгым бетте, миндә яшисең килмәсә кайтма дидем бер китүендә. Шул сүзне генә көткән диярсең, кайтмады. Кызымны бик сагынам, сагынуын, алимент түлим. Айның ике атнасын гына янымда яшәүче хатын белән тормышымны дәвам итә алмыйм.

Эш иткәндә күп кешеләр белән аралашасың бит. Җитештергән продукцияне сатарга чыкканда да хатын-кызлар белән сөйләшергә туры килә. Барысына да бер фикер: мин яннарына күченеп килсәм генә кияүгә чыгарга ризалар. Шәһәрнекеләр авыл тормышыннан курка, эшлисе була бит! Авылда ялгыз хатыннар күп. Аларының да үз йортларын калдырып, икенче авылга киләсе килми. Мин дә авылымны ташлап китәм икән, миңа әткәм кабере рәнҗеп ятачак. Тузаннар туздырып үскән авыл урамнарын калдырып китә алмыйм. Әнкәй миңа соңгы сулышында: "Туып-үскән шушы нигезне ташлап китсәң, риза бәхил түгел мин синнән улым", - диде. Хатын-кыз элек-электән ир кайда, шунда яшәргә тиеш булган. Эшләмичә, аракы эчеп көн күрсәм бер хәл. Шәһәр фатирында, дүрт стена арасында ятканчы, ишегалдылы, җанлы авыл тормышына кайтып яшәсәләр ни була ул карт кызларга?! Аннан соң юньле егет юк дип сөйләнәләр. Зарланмагыз кызлар, тормыш итү өчен бай кияү килгәнне генә көтеп утырасы түгел, үзегезгә дә бераз тырышасы.

Айдар Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев