Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәңгәрләрчә "Санта - Барбара" +16 [+видео]

Казан шәһәренең Чуйков урамында коточкыч хәл була. Шәхси фатирга чәч алдырырга дип килгән 32 яшьлек бер адәм 34 яшьлек парикмахер ир белән җенси мөнәсәбәткә керә. Соңыннан әлеге "пар" арасында тавыш чыга һәм кунак хуҗа кешене пычак белән кадап үтерә. Парикмахер ир, өйләнгән булуына карамастан, ирләр белән "яратышып" йөргән икән. Шимбә...

Казан шәһәренең Чуйков урамында коточкыч хәл була. Шәхси фатирга чәч алдырырга дип килгән 32 яшьлек бер адәм 34 яшьлек парикмахер ир белән җенси мөнәсәбәткә керә. Соңыннан әлеге "пар" арасында тавыш чыга һәм кунак хуҗа кешене пычак белән кадап үтерә. Парикмахер ир, өйләнгән булуына карамастан, ирләр белән "яратышып" йөргән икән.

Шимбә көнне кич белән ирен клиент белән өйдә калдырып хатыны чыгып киткән булган. Ул иренең ялгызы гына калып эшләргә яратуын белгән. Бер шалтыратуында ире аңа клиент белән чәй эчеп утыруларын әйткән. Ә аннан соң аны үтергәннәр. Күршеләре дә фатирда ирләрнең ни белән шөгыльләнгәнен аңлый торган булган.

Бу көнне даими клиенты иргә 8 тапкыр пычак белән кадаган. Яраланган хуҗа подъездга чыгып, ишекләргә шакый-шакый алтынчы каттан икенчегә хәтле төшкән, әмма аңа ишек ачучы булмаган. Берникадәр вакыттан чакыртылган ашыгыч ярдәм табиблары аның үлүен раслаганнар.

Ирнең танышлары аның Саманта исеме астында хатын-кыз булып йөрүен дә әйтәләр.

32 яшьлек үтерүче элек тә үтерү өчен хөкем ителгән булган. Хәзер аны кулга алганнар. Җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт таңнары

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев