Журналист Гөлгенә Шиһапова: Каен җиләге җыеп, ике көнгә 7500 сум акча эшләдем
Мамадыш халкының акча эшләү сезоны килеп җитте. Түбән Яке, Урта Кирмән, Уразбахты авыллары халкы кебек җиләк вакытын сагынып көтүчеләр тагын бармы икән ул? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, җиләк өлгергән чакта авылдашлар берсен берсе күрми, һәркем үз эше белән...
Журналист Гөлгенә Шиһапова: Каен җиләге җыеп, ике көнгә 7500 сум акча эшләдем
Мамадыш халкының акча эшләү сезоны килеп җитте. Түбән Яке, Урта Кирмән, Уразбахты авыллары халкы кебек җиләк вакытын сагынып көтүчеләр тагын бармы икән ул? Мөгаен, юктыр. Ник дигәндә, җиләк өлгергән чакта авылдашлар берсен берсе күрми, һәркем үз эше белән мәшгуль. Халык акча эшләп калу уе белән яши. Бакчадагы бәрәңге дә көтеп тора, печәне дә сабыр итә.
"Җиләк" сүзе үк йөрәкләрне җилкетә безнең. Узган ел ике көнгә авылга кайтырга туры килде. Янәсе, гаиләбезгә ашарлык кына җиләк җыеп алырмын дигән булам. Тик буламы соң? Бер барганда икешәр чиләк кыстырып китәм дә төш вакытына кайтып та җитәм. Ә аннары тагын тик ятасы килми бит. Ике чиләк кыстырып, янә тауга менеп китәм. Әле җыйган җиләкне сатып торучы кеше дә бар. Йә сеңлем, йә әни, йә киленебез юлга чыгып китә. 5 литрлы бер чиләк җир җиләген 750 сумга да алучылар булды. Сере гади - үтә күренмәле чиләккә эреләрен генә җыйган идем. Ике көнгә 7 мең 500 сум акча эшләдем.
"Җиләк бизнесы" белән 20 елдан артык шөгыльләнүчеләр дә бар. Кемдер бу акчага өй төзекләндерә, кайберәүләр мунча сала, берәүләр балаларын укырга кертә, икенчеләре гөрләтеп туй ясый. Йоклап ятмасаң, тырышып эшләсәң, рәхәтләнеп муллыкта яшисең. Шуңа да авыл кешесен кризис куркытмый. Алар гел сәүдә эшендә - каен җиләген җир җиләге, кура җиләге алыштыра. Аннары мәтрүшкәсе, гөмбәсе, себеркесе башлана. Бер дә булмаса, юл буендагы Сайкичү базарына туктап ял итүчеләрне ашатып-эчертеп җибәрәләр. "Шәһәр халкы ялкауланды хәзер. Кайбер ирләр без пешергән пирогларны ашап туя алмый. Бигрәк тә балан бәлешен яраталар. Аны заказ биреп тә пешертеп алалар. Гөбәдия, бәлеш, чәкчәген дә пешереп куябыз. Шул клиентларыбыз җиләгебезне дә ала", - ди Сәвия ханым.
Моннан бер атна элек "Уразбахты авылы халкы җиләк җыя башлаган инде" дигән хәбәр килеп җиткән иде. Дөрес икән. Чаллы - Казан юлы буенда тезелеп утырган сатучыларның иң күбесе - шушы авылдан.
Әнә машина алыштырам дигән Наилә бер атна эчендә 30 мең сумлык җиләк сатып өлгергән дә инде. "Үзебез генә белгән урын бар. Кешегә күренмичә шунда барабыз. Каршыга яки арттан берәр машина килсә, юлны бутап та бетерәбез. Үз "оялыгыбыз"да 100 меңлек җиләк бар безнең. Кеше генә кермәсен, - ди ул. - Ә саклап торып булмый. Әнә беркөнне күрше авыл кешеләре кереп, безнең бер "оялык"тагы җиләкне бөресен дә калдырмыйча җыеп чыкканнар". Менә шундый кырыс бизнес Мамадышта.
Ирләр остарак җыя
Җиләк вакытында эшне хатынныкына, ирнекенә бүлеп тору юк. Ирләр әле хатыннардан да уздырып җыя икән. "Минем ирем шулкадәр тиз җыя - берсен дә авызына капмый. Ел саен ялын җиләк өлгергән вакытка ала", - ди Уразбахты авылыннан Гөлия. Декрет ялында утыручылар да акча эшләп калырга ашыга. "Ярый әби-бабайлар бар. Баланы аларга калдырабыз да җиләк җыябыз", - ди Айгөл Вәгыйзова. "Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәт бит бу. Ялкауланмаска гына кирәк. Әнә 7-8 яшьлек оныкларым да җиләк җыя. Акчасын үзләренә дип аерым куябыз. Уку елы җиткәч, үз акчаларына уку кирәк-яраклары алабыз", - ди Минзифа апа.
Бер литр каен җиләгенә 500 сум сорыйлар биредә. Кеше күп вакытта бәяне төшерәләр дә икән. Күпләп алган кешегә дә ташлама бар. "Бик арыдым бүген. Сату бармый. Кризис дигәннәре шул икән. Узган ел, җиләкне җыеп, юлга чыгып кына утырам, машиналар килеп туктый да алып китә иде. Быел иртәдән бирле утырам - ник бер машина туктасын. Чиләген 300 сумга да бирер идем (бер майонез чиләге - 1 литр). Әллә урынын ялгыш сайладык инде. Әнә тегендәрәк утырасы калган икән", - ди Мөслимә апа. Ә тегендәрәк утырып булмый. Анда Сәүбән абый урнашкан. Монда һәркемнең үз урыны да бар бит әле! Сәүбән абый каен, юкә, имән себеркеләре дә сата. Арасына бөтнек, мәтрүшкә куеп бәйләгән себеркенең пары 80-100 сум тора икән. Инде җир җиләге дә кызарып килә. Аның биш литрлы чиләген баштарак 700-800 гә дә сатып җибәрәләр икән. Бер стаканын 100 сумга сатарга исәпләп торалар. Ваклап сатуны әбиләргә тапшырганнар. Болай иткәндә, бер чиләктән 1 мең сумнан артык та акча чыгарып була, ди.
- Бәяне кешесенә карап та куйган чаклар булды. Берзаман җырчы Салават килеп туктады. Кулында акчасы күп. Сатулашып тормады. 10 чиләк җиләгемне алды. Кеше 450 сумга сата иде ул чакта. Мин 800әр сумнан биреп җибәрдем, - ди Ландыш Әхмәтгалиева. - Кайчак әллә нинди түрәләр дә, туктап, җиләк сайлый. Кайберләре бигрәк кысмыр була инде. Җиләкне бер бушата, бер кире салдыра. Болай эшләгәч, изелеп бетә бит ул. Кайберләренең хатыннары өйрәтеп утыра. Кояш астында, черкигә тешләтеп, үзе җыеп карасын иде ул аны. Хәзер шәһәр хатыннары бигрәк ялкау шул!
Үзебезнең як урман-кырларын биш бармагы кебек белүче Нуретдин абыем җиләклекләрне кешегә сиздерми. Шуңа да ярты сәгать дигәндә җир җиләкләре җыеп кайтып керде. Әле ул бәрәңге бакчасын җиләкнекенә алыштырмакчы. "Бер тактасына җиләк алып кайтып утыртам әле, Аллабирса. Өйдән генә җыеп ятасы булыр",- ди.
Кышка запас кирәк
Мамадыш районы басуларында кемне генә очратмыйсың. Казаннан, Чаллыдан кайтып та кышка запас әзерләүчеләр бар икән. "Ике сәгатькә 7 литр каен җиләге җыйдык. Сезнең яклардагы җиләк икән! Безнең Сарманда болай күп үсми", - ди өч баласы белән җиләккә килгән Гөлфия ханым.
Җиләк дигәнең беренчеләрдән булып Мамадыш якларында кызарган, ахры. Ник дисәң, әле Кукмара, Балтач басуларындагы җиләкләр чәчәктә утыра. "Бездә җиләк соң өлгерә. Ә без аны пешеп җитмәгән килеш борчып та йөрмибез. Сатып акча эшлисе юк бит. Үзебез өчен җыябыз. Балалар көненә 20 литр җыя торгандыр. Бер суыткычны җиләк өчен генә тотабыз. Кыш буе җиләк табыннан өзелми", - ди Балтач районы Карадуган авылында яшәүче Чулпан Нәҗипова.
Бер тиен дә төшмим
Казан базарларында да каен җиләге күренә башлады. Бәяләре алай ук "тешләми". Бер майонез чиләге җиләк - 350-450 сум тора. "Кич җыябыз да иртән киләбез. Бездә җиләк бик күп. Шуңа да бәяне күтәрмибез. Әмма монысыннан бер тиен дә төшмибез", - ди Пионерлар урмында урнашкан базарда сатучы Лариса ханым. Җиләкне Мари урманнарыннан җыялар икән. Царицыно бистәсендә яшәүче Гөлшат апа да бәяне киметми. "Үз бакчаңда үскән яшелчәгә бәяне төшерәсе килми. Кыш уртасыннан кәлшәләрен утыртабыз. Аларга җылы булсын дип, газын кушабыз. Су да исәпле. Коммуналь хезмәтләргә акча күп китә", - ди ул.
Укроп, суган кыягының бер бәйләмен - 25 сумга, викториянең бер литрын 350 сумга сата. Кыярның килосы 120 сум тора. "Машина алыштырып булмаса да, кышка акча эшләп керәбез. Бабаем бакча эшләрен карый. Укропның уңышын 5-6 тапкыр алабыз. Аннан акча күп керә. Помидорларыбыз да күп булачак быел. Кирәк-яракка тотканнан соң, оныкларга биргәннән соң да 100 мең сум акча җыеп куя алабыз әле", - ди Гөлшат апа.
Колхоз базарында Балык Бистәсе районыннан килгән апаларны очратырга була. "Бездә җиләк бик күп быел. Җыеп кына өлгер. Юлда сатмыйбыз шул. Казанга киләбез. Монда алучы да күп. Саткан акчага атнага җитәр-лек азык-төлек алып кайтабыз. Җиләк саткан акчага сөенеп торабыз. Кул хезмәтең кергән акча бит ул. Шуңа кадерле дә!" - ди Гөлзифа апа.
Әле тагын бер ягы бар - җиләк җыючыларның, сатучыларның күбесе уразада икән. "Бер генә түгел, ике сынау аша үтәбез. Тырышсаң, сабыр итәргә дә була икән. Ә уразалы кешегә Аллаһы Тәгалә җиләклеген дә очрата, сатуын да үзе уң итә икән ул", - ди Тәнзилә әби.
Ә сез җиләк җыярга яратасызмы?
Миңназыйм Сәфәров, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире:
- Койма аша гына яшәгән күршебез Сәрия апа кебек җиләк җыючы кеше бик сирәктер ул дөньяда. Беренчедән, ул бик җитез hәм бик ашыгучан кеше иде. Җиләккә барасын алдан кычкырып йөрми: барасы булсаң, куып тот, без киттек, дип барган шәпкә генә хәбәр салып китә торган иде. Икенчедән, аның белән җиләккә бару - бик җаваплы да, куанычлы да эш. Чөнки өйдән чыгып китү белән, ул синең өстән командалык итә башлый иде. Тыңламау турында сүз дә юк инде: кычыткан белән ярып кайтарырга да күп сорамый. Ул кушканнан чыкмасаң, урманда черки ашатып көне буе йөрмичә генә дә, бидон тутырып, җиләк алып кайтачаксың. Ә ул бер генә җиләк тә кабып карамаска куша, сөйләшмәскә куша, зарланмаска куша, бер урынга утырып кына җиләк чүпләргә куша, кыскасы. Бу шартларны үтәмәүчеләр, билгеле, савытын тутыра алмый. Менә шунда Сәрия апа сине пешекли инде - ник туганыңа үкенерлек итә. Ләкин шул процедурадан соң үзе үк синең бидоныңны тутырыша. Чөнки аның үзе генә белгән җиләкле урыннары бар. Халык аны Сәрия күле дип йөртә иде. Бармак башы кадәр зурлыктагы мүк җиләге үсә торган ул күл бардырмы хәзер - белмим. Ләкин "җиләк" дию белән, күз алдыма ышанычлы hәм тәвәккәл Сәрия апа килеп баса. Менә шундый кешеләр җитми бүген ил җитәкчелегенә, дип уйлап куйганыңны сизми дә каласың.
Фәридә Газизова, Биектау районының Мәмдәл мәктәбе директоры:
- Узган ел безнең укучылар болында җиләк җыю ярышы уздырган иде. Әлеге бәйрәмне "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән район мәдәният йорты оештырды. Мәктәптә бу күркәм гадәтне быел да дәвам иттерергә телибез. Әлегә бездә җир җиләге өлгермәде, ә каен җиләге күп түгел. Җир җиләге өлгерү белән, болынга чыгачакбыз. Мәктәп яны лагеренда башлангыч сыйныф балалары ял итә. Шулай ук хезмәт лагере да эшли. Ярышны шунда хезмәт куючы балалар арасында уздырырга ниятлибез. Узган ел ике сәгать эчендә иң күп җиләк җыючыны билгеләделәр. Әбиләр дә калышмады. Алар киңәшләрен бирде, җиләктән как кою серләре белән уртаклашты. Барысы да милли киемнәрдән иде. Кызлар җиләк җыйганда, малайлар каен, имән яфраклары, мәтрүшкә җыеп, себерке бәйләргә өйрәнде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
- Җиләк җыярга бик тә яратам. Әнием дә җиләкче иде. Бу гадәт аннан күчкәндер. Җиләкнең барысын да: курасын да, җир җиләге, каенын да җыябыз. Бөрбашта бигрәк тә кура күп була. Җир җиләгенә кодалар яшәгән Киров өлкәсенең Шөн авылына баргалыйбыз. Күп җыймыйбыз: үзебезгә җитәрлек итеп кенә алып кайтабыз. Аны эшкәртәсе дә бар бит әле.
Каен җиләгенең файдасы:
- Организмны начар матдәләрдән чистартасың килсә, җиләк аша. Анда клетчатка күп, шикәр күләме аз. Аны ашказаны-эчәк, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр әйләнешен көйләүдә кулланырга мөмкин. Витаминнар иммунитетны ныгыта.
- Җиләккә йогырт, сөт, кефир, эремчек кушып ашау да файдалы. Киптерелгән яфракларын исә чәй итеп эчегез. Җиләк яфрагын кайнату аның файдалы үзлеген киметә. Шуңа күрә аны төнәтергә кирәк. Чәйнеккә бер уч яфрак, аңа 300 мл кайнар су салып төнәтәсе. Аны көнгә ике мәртәбә бер чынаяк эчәргә тәкъдим ителә. Чәйгә бал, каен җиләге вареньесы да кушарга ярый.
- Каен җиләге яфраклары эфир майлары, С витаминына бай. Аны кан басымы югары булганда, хатын-кыз авыруларыннан, буыннар авыртканда, бөердә таш булганда, ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә кулланыгыз. Әмма алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
http://vatantat.ru/
Нет комментариев