Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзмәшгуль таксистларны шәхси эшмәкәргә тиңләштерергә тәкъдим иттеләр

Үзмәшгуль таксистларга таксида эшләү өчен автомобильгә рөхсәт алу буенча чикләүләр бар.

29 мартта Россия Хөкүмәте әгъзалары белән очрашу вакытында «Яндекс.Такси» генераль директоры Тигран Худавердян таксистлар өчен электрон юл кәгазьләре (путевые листы) кертергә, үзмәшгуль машина йөртүчеләргә транспорт законнарындагы кайбер нормаларны гадиләштерергә тәкъдим итте. Бу хакта «Яндекс.Такси» матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Худавердян тәкъдим иткәнчә, үзмәшгуль таксистларны транспорт законнары буенча  шәхси эшмәкәрләргә тиңләштерергә, ягъни үзмәшгульләргә шәхси эшмәкәр статусын кабатламыйча гына, үз машиналарына рөхсәт алу хокукын бирергә  кирәк», - дип аңлаттылар «Яндекс.Такси»да.

«Россиядә теркәлгән барлык үзмәшгульләрнең якынча 30 проценты - машина йөртүчеләр. Шул ук вакытта үзмәшгуль таксистларга таксида эшләү өчен автомобильгә рөхсәт алу буенча чикләүләр бар», — дип хәбәр ителә матбугат хезмәте хәбәрендә.

«Яндекс.Такси» матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Федераль салым хезмәтенә теркәлгән һәм салымнар түләп барган таксистларга шәхси эшмәкәр статусын алырга туры килә. Шул вакытта алар рәсми төстә эшли ала. Таксистлар өчен бу артык түләүләр һәм бюрократия булып тора.

Очрашуда Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Ул очрашуда катнашкан Хөкүмәт әгъзаларына бу мәсьәлә буенча эшләргә кушты.

Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев