ГАИЛӘМНЕҢ ҖИҢҮ ТАҢНАРЫ
Мин 1941-1945 еллардагы Ватан сугышы хакында әбием сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләм. Ул сөйли, мин аның һәр сүзен дәфтәр битенә язып калырга ашыгам. Сирәгәйде, сугыш чоры балаларының саны да сирәгәйде. Әбием кебек бәян итүчеләр булганда, язып калырга кирәк. Килер буыннарга сөйләргә, искә алырга зур бер тарихи истәлек бит.
Унбише яңа гына тулып килгән Әминә дә әллә нигә йөрәгенә урын таба алмый азаплана. Олыгаеп, үзгәреп тә китте соңгы араларда. Әллә әтисенең вакытсыз үлеме, әллә бертуган апасының берсеннән-берсе кечкенә биш сабыен калдырып дөнья белән саубуллашуы шулай иртә олыгаерга мәҗбүр итте... Әнисенең дә сәламәтлеге нык какшады. Йөздән артык сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән кендек әбисе Фатиха әби дә ничектер бетәшеп, сулыгып калды. Ай бу кайгы дигәннәрең, агач башыннан түгел, адәм башларыннан йөри шул. Ә шулай да яз үзенекен итте. Авырлык белән булса да, язгы чәчү дә тәмамланды. Әминә ул эшләрнең үзәгендә кайнады. Эшкә батыр булуы, пөхтәлеге, тәвәккәллеге белән башкалардан аерылып торды кыз. Шуңа күрә аңа күз атып йөрүчеләр дә аз булмады авылда. Тик кызның йөрәге бер генә егетне үз итте. Ул да булса икенче як урамдагы егет - Габдрахман иде. Егет белән кыз сирәк күрешсәләр дә, очрашканда: “Мәңгегә бергә булырбыз, башкалар көнләшерлек матур, үрнәк гаилә корырбыз”,- дип хыялландылар. Ә бу хыяллар чынга ашар микән дип башларына китереп тә карамый алар. Белмиләр шул ул хыялларның челпәрәмә киләсен...
Ул көнне Әминә зурлар белән урманда яфрак җыюда иде. Урманга таба тыны бетеп йөгереп менүче Ибрайны күргәч тә, әллә нишләп киттеләр алар. “Апайлар, сугыш башланган, апайлар, ишетәсезме? Герман безгә каршы сугыш башлаган. Тизрәк кайтыгыз, тизрәк,”- диде дә малай кабат авылга чапты. Еларга да, нәрсә дип уйларга да белмәделәр алар. Әминәнең күз алдыннан әтисенең, Герман сугышында (Беренче бөтендөнья сугышы) әсирлеккә төшеп, мең үлемнән калып, җиде ел байларда хезмәт итүе, күп авылдашларының шул сугышта ачлыктан үлеп калулары турында сөйләгәннәре күз алдына килде. “Барыбыз да кырылып бетә идек. Бәдрәфкә куйган кәгазьләрдән күгәрчен ясап, шуны немец балаларына бирдек. Алар безгә ипи ташыдылар”,- дип еш искә ала иде әтисе. Шул уйлар белән авылга кайтып җиткәнен дә сизмәде кыз. Авылда инде мәхшәр башланган: бала-чагалар елый, хатын-кызлар агарынып, калтыранып ашарга әзерли, кемнәрдер төенчек төйни...
Әминә кайтып кергәндә, Фатиха әбинең инде күзләре елаудан шешенеп беткән, тик авыз эченнән генә һаман бер сүзләрне кабатлый иде: ”Әй Ходаем, тагын нәрсәләр күрәсебез бар икән? Газиз бәбекәйләребездән аерырсың микәнни? Э чәсе сулары, җыясы ризыклары кайларда икән?“
Китте, өч абыйсы китте сугышка. Башта хат-хәбәрләре килгәләп торса да, тора-бара алар да сирәгәйде. Шул көннәрдә Габдрахманга да чакыру килде. Киткән чакта: “Әминәм, сине сөюем үзем белән китә. Көтәрсеңме? Алай-болай була калсам, башкаларны, минем кебекләрне....“ - диде дә иптәшләре утырган арбага сикереп менде.
Алар китте, бөтен авырлык авылдагы хатын-кызлар, карт-карчыклар, үсмерләр, балалар җилкәсенә калды. Ачлы-туклы килеш урман кисәргә барулар дисеңме, күрше районнардан күтәреп симәнә ташыганда, карлы-бозлы язгы ташуларга агулармы, үзләреннән 50-60 чакрым ераклыктагы Берсут пристаненнән тартып тоз ташулармы – берсе дә калмады. Түзделәр, дошманга булган үч, нәфрәт көчле булганга, авырлыкларга зарланмадылар. Шуның өстенә әнисенең дә хәле начарланганнан-начарлана барды. Һәм, сугыш бетәсе елны, бер улының сугышта үлеп калуын белеп, башкаларының исән кайтуын да күрә алмыйча, төпчеген – Әминәсен дөм ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Кыз изге рамазан аенда, хәсрәтләрен эченә йотып, уразасын да тотты, урагын да урды. Ярый әле сәхәргә күрше карчыгы Шәмсеруй әби уята иде.
Беркөнне авылга Габдрахман кайткан, бик каты яраланган икән дигән хәбәр таралды. “Авыру булса булсын, тик терелсен генә,”- дип теләде кыз. Җиңгәләренең: “Бүтән егетләр дә бетмәгән бит, күрә торып”... диюләренә дә карамады. Габдрахман әкренләп аякка баскач, ике йөрәк бергә кушылды. Бер-бер артлы өч малай дөньяга килде. Язмыш хатынның алдына тагын сынаулар әзерләгән икән. Яратканы, яраларыннан мантый алмыйча, мәңгелеккә күчте. Сынмады, сыгылмады Әминә. Тау хәтле авырлыкларны иңнәренә күтәрде дә, күңелен эшкә бирде. Балаларны аякка бастыру, тәрбияле, эш сөючән, намуслы итеп үстерү өчен бөтен көчен куйды. Күңеленнән бервакытта да Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычын югалтмады. Әмма: “Балаларым гомерле булсыннар!”- дигән теләге чынга ашмады. Бер-бер артлы өч баласын да соңгы юлга озатты. Иң ачы хәсрәт – бала хәсрәтен татыды ана. Килгән һәрбер кайгы артыннан “Сабыр итик, оланнар. Аллаһы Тәгалә сөйгән бәндәләремә генә кайгы-хәсрәтне мулдан бирермен дигән. Язмыштан узмыш юк. Илләребез тыныч, җитәкчеләребез шәфкать-миһербанлы булсын, кабат сугышлар күрергә язмасын”, - дип тели иде ул. Мин дә кулыннан тәсбихын төшермәгән, биш вакыт намазын калдырмаган әбиемә карыйм да, үземә алга таба яшәргә көч-куәт, рухи ныклык, сабырлык ала идем. Бүген әбием юк инде. Быел гыйнвар аенда 94 яшендә вафат булды. Ләкин аның белән бәйле хәтирәләр күңелемдә озак сакланыр. Ә язганнарым аның рухына дога булып барсын иде!
Илзия Гафиятова,
Олы Кибәче урта мәктәбенең
Х сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев