Татар халкы үзенең тырышлыгы, эшчәнлеге, максатчанлыгы белән элек-электән үк башкалардан аерылып торган. Һөнәрле кеше – тормыш-дөнья көтүнең рәхәтен-тәмен белүче, тормышны бизәүче ул. Андый кешенең башкаларга ялынычы-үтенече еш төшми, чөнки ул кирәк әйберсен үзе әйбәт ясый, авылдашларына да булыша.
Саба ягы күп гасырлар дәвамында үзенең һөнәр ияләре белән дан тоткан һәм хәзер дә аның халкы бу сүзләрне аклап яшәргә омтыла. Әлбәттә, һөнәрчелекнең безнең якта киң таралуына халкыбызның борынгыдан килгән эшчәнлеге, яңалык табуда тынгысыз эзләнүе, кешегә салынып тормавы, башкалар исәбеннән көн күрүгә йөз тотмавы кебек сыйфатлар да этәргәндер.
Хезмәтне җиңеләйтү өчен, әкренләп төрле җайланмалар кулланылган һәм алай эш тизрәк барган. Шуңа да, авылларда колхозлар барлыкка килгәч, җирне сукалау өчен тракторлар кайтартканнар. Халыкка алар зур яңалык булып кергән, кешеләр аның искитмәле зур, хәтта куркыныч та икәненә бик гаҗәпләнгәннәр. Тракторлар гади кешенең хезмәтен күзгә күренерлек итеп җиңеләйткәннәр. Тракторчы – һәр авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе, күп малайларның хыялындагы һөнәр.
Минем әтиемнең гаиләсе һәм туганнары авылыбызның бар ямен күреп, бер-берсенә булышып яши. Әти ягыннан инде өченче буын тракторчылар яшәп килә: Шархемулла Хаҗимулла улы Хаҗиев – ул минем карт бабаем, Хәнифулла Шархемулла улы Хаҗиев – минем бабам һәм әтинең энесе –Радик Хәнифулла улы Хаҗиев.
Минем бабам Шархемулла Хаҗиев 1930 елда Тимершык авылында туган. Аның балачагы авыр елларга туры килгән. Яшьтән әнисез калып, әтисе һәм үги әнисе белән генә үскән. Кечкенәдән үк бик күп авыр эшләр башкарырга туры килгән: көтү көткән, колхоз эшенә бик иртә чыккан, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән. 18 яше тулгач тракторда эшли башлый һәм гомере буе игелекле хезмәт куя. Язын басулар сукалый, чәчү чәчә, кышларын эскерт тарттыра. Кыскасы, нинди авыр хезмәт бар, шул эштә булгән. Намуслы хезмәте өчен Шархемулла бабамны авылдашлары нык хөрмәт иткәннәр. Лаеклы ялга чыгар ал-дыннан, аңа «Атказанган механизатор» исеме бирелә.
Әтиемнең әтисе – Хәнифулла Хаҗиев 1957 елның 28 июнендә дөньяга килгән. Гаиләдә икенче бала була һәм үзенең әти-әнисенең тырышлыкларын, мәрхәмәтлелекләрен үзенә өлге итеп ала. Кызганычка каршы, олы абыйсы яшь чагында вафат була, шуңа Хәнифулла бабама әти-әнисенә бөтен эшләр буенча ярдәм итәргә туры килә. Мәктәптән соң Казан һөнәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, берничә ел Казанда эшли. 1977 елда туган авылы Тимершыкка кайта. Янил тракторчылар әзерләү училищесында белем ала. Аннан соң әтисе үрнәгендә тракторчы булып эшкә урнаша һәм гомере буе шунда эшли. Сукалау, чәчү, эскерт тарттыру кебек эшләрнең рәтен Хәнифулла бабай бик әйбәт белә, үз эшен яратып башкара һәм хезмәтенең зур әһәмияткә ия икәнен яхшы аңлый. Кызганычка каршы, Хәнифулла бабам 45 яшендә дөнья куя. Бабаемның дәвамчылары булып, минем әтием Айдар һәм Радик абыем үсәләр. Әтием, югары уку йортын тәмамлагач, укытучы булып эшләде. Ул хәзер Тимершык авыл җирлеге башлыгы. Ә Радик абый – тракторчылар династиясе дәвамчысы.
Радик абый 12 яшеннән әтисе һәм абыйсы белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәптә укыган вакытында ук трактор йөртү таныклыгы ала һәм укып бетерүгә үк трактор иярли башлый. Башта Тимершык колхозында эшли, хәзер – Көек авылында. Чәчү, иген җыю вакытларында «КамАЗ»ны йөртә, башка вакытларда «Белорусь» тракторында эшли. Радик абый иртә таңнан ук эшкә китә һәм караңгы төшкәч кенә кайта. Аның гаиләсе түгәрәк. Уллары да әтиләренә охшарга тырышып, киләчәктә тракторчы булып эшләргә хыялланалар.
Һөнәр – кулдагы алтын беләзек, дигәннәр борынгылар. Һөнәр ашарга сорамый, ул үзе ашата. Безнең нәселебездә абруйлы тракторчылар булуы белән мин горурланам һәм аларга хас тырышлык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек кебек уңай сыйфатларны үземдә булдырырга телим.
Айлия Хаҗиева,
Тимершык урта мәктәбенең
VIII сыйныф укучысы.
Нет комментариев