1 октябрьдән кемнәрнең хезмәт хаклары артачагы билгеле
Агымдагы елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләрнең һәм башка көч структуралары хезмәткәрләренең, шулай ук бюджет хезмәткәрләренең кайбер категория вәкилләренең хезмәт хаклары 7,6 процентка индексацияләнәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Моңа Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Елена Цунаева игътибар итте. ТАСС шул хакта хәбәр итә.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, Россия Хөкүмәте тарафыннан планлаштырылган индексация беренче чиратта хәрби һәм көч структуралары хезмәткәрләре – Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, җинаять-башкарма системасы органнары хезмәткәрләре, мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләре һәм башкаларның окладларын арттыруга юнәлдерелгән.
Шул рәвешле хәрби пенсионерларга һәм көч ведомстволары пенсионерларына түләүләр дә арттырылачак.
«Моннан тыш, хезмәт хакларын арттыру шулай ук федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренә, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре, хәрби частьләрнең гражданнар персоналына да кагылачак», - дип ачыклык кертте депутат.
Шул ук вакытта Цунаева октябрь индексациясе муниципаль һәм төбәк учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылмаячагын ассызыклады. Ә «бу категориянең хезмәт хакын арттыру турындагы карарны җирле хакимият кабул итәргә тиеш».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-oktyabrdan-xezmat-xaklary-indeksaciyalanucelar-turynda-iskarttelar-5911379
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев