10 август- төзүчеләр көне
Һөнәри бәйрәм котлавы
Халыкның яшәү сыйфаты төзелеш өлкәсенең үсешенә нык бәйләнгән. Төзүче – кешелек белән бергә барлыкка килгән борынгы һөнәр. Хөрмәтле төзүчеләр, сезнең тырыш хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе буларак районыбызда социаль объектлар, юллар, күперләр, торак йортлар сафка баса, төзекләндерү эшләре алып барыла, димәк, районыбыз тагын да матурлана, уңайлыклар арта, яшәү, тормыш шартлары яхшыра. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән котлап, барыгызга да эшегездә яңа уңышлар, бәхет һәм иминлек, тармак ветераннарына нык сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев