“100 елга сузылган якты юл...” (фоторепортаж 1 өлеш)
Саба гимназиясе бер гасырлык олы юбилеен билгеләп үтте
Гимназия коллективын - укытучыларны, укучыларны әлеге истәлекле дата белән тәбрикләргә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, юбиляр мәктәпнең элекке укучылары- Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миннеханов, районыбыз башлыгы Рәис Миннеханов, “Россия көрәш федерациясе” Ботенроссия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та килгән иде. Бәйрәм чарасының иң мөхтәрәм кунаклары- ветеран укытучылар тантана буласы залның иң түрендә урын алдылар. Килгән кунакларны гимназия директоры Айнур Шәймәрданов сәламләде һәм әлеге юбилейнең мәктәп өчен генә түгел, районыбыз, хәтта республика өчен дә зур вакыйга булуын билгеләп үтте. “Бер гасыр -зур чор. Шушы вакыт эчендә гимназияне меңләгән укучы тәмамлап, илебезнең, республикабызның төрле өлкәләрендә хезмәт куялар. Республикабыз, районыбыз җитәкчеләренең дә кайчандыр әлеге мәктәбебез диварлары артында белем алуы - безнең өчен зур горурлык. Бүгенге бәйрәм дә тарихка матур истәлек булып кереп калыр һәм әйтеләчәк барлык теләкләр, тәбрикләүләр безнең коллектив өчен белем һәм тәрбия бирүдә тагын да канатланып эшләргә, яңа үрләр яуларга этәргеч бирер дип ышанабыз”,- диде ул.Бәйрәм тәбрикләүләрен район башлыгы Рәис Миңнеханов та җиткерде, мәктәп коллективына, мөхтәрәм укытучыларга, илебезнең киләчәге өчен аң-белемле укучылар тәрбияләп чыгаруда куйган тырышлыклары һәм моңа төрле программалар, инновацион ачышлар аша мөмкинлекләр тудырган дәүләтебезгә, ил җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Бәйрәм чарасы кунаклар өчен мәктәп буйлап тарихи сәяхәт белән дәвам итте. Музей җитәкчесе Нурия Хаҗиева фойедагы күргәзмәлектә гимназиянең 100 ел дәверендә узган юлы, җитәкчеләре, укытучылары белән таныштырды. Күргәзмәдә 1925 елда беренче укучыларны кабул иткән крестьян яшьләр мәктәбенең, 1934 елда салынган һәм халык теленә “Шахтер мәктәбе” дип кереп калган мәктәп, 1976 елда аның янына өстәп ак кирпечтән булдырылган өч катлы мәктәп макетлары да урын алган иде. Килгән кунаклар уку кабинетларын карадылар, китапханәдә, спорт залында булдылар, укучыларның төрле тематик түгәрәкләрдә шөгыльләнүләрен, шулай ук күптән түгел ачылган агроклассларда биотехник тәҗрибәләр үткәрүләрен бик кызыксынып күзәттеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. ТР Фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгарифне үстерүгә керткән өлеше өчен гимназия коллективына Республика рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. “Һәркемнең күңелендә иң беренче урынны әти-әни алып тора. Әти-әни йорты ул туганнарны, нәсел-нәсәбәне җыю, оныкларны туплау, аларга изге юл теләү урыны. Ә мәктәп шул илаһи йортны дәвам итүче, укытучылар- безнең остазларыбыз. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, безгә туры юл күрсәткән, үз үрнәгендә тормышка өйрәткән укытучыларны һәрвакыт хөрмәт белән искә алабыз. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булсак та, без башлангычыбызны- туган төбәгебездән һәм беренче укытучыбыздан алган кешеләр, шуны онытырга ярамый. Барлык укытучыларга олы рәхмәтләребез барып ирешсен, остазларыбызга һәрвакыт олы хөрмәт күрсәтик һәм бурычлы булуыбызны онытмыйк-диде министр. Алга таба Исур Гәрәй улы мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган укытучыларны тәбрикләде. Бәйрәмдә ихлас теләкләр, җылы тәбрикләүләр күп яңгырады. Саба урта мәктәбенең элекке укучылары Татарстанның атказанган артистлары Нәҗип Бәдретдинов, Әлфия Хәсәнова, Тәслимә Низами өчен дә кадерле бу мәктәп. Нәҗип Нәҗметдин улы мәктәп тормышында булган кызыклы вакыйгаларны искә алды, Тәслимә ханым дәртле җырын бүләк итте. Күңелле истәлекләргә бай булды кичә. Беренче рәтләрдә урын алган мөхтәрәм укытучыларга соңыннан чәчәк бәйләмнәренә күмделәр, гимназия коллективы сәхнә тутырып саубуллашу җырын башкарганда, зал аягурә басып кул чапты. Гимназия тарихының яңа сәхифәсе языла башлады. Ул да якты вакыйгаларга, сәләтле, тырыш укучыларга, тәҗрибәле остазларга бай булсын!
Тулырак «Саба таңнары» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев