19 май – Татарстан матбугаты көне
Бәйрәм котлавы
Бүген республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, «Саба таңнары” хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз!
Район яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихлаштырып баручы басма буларак, Саба таңнары" һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.
Саба муниципаль район советы һәм башкарма комитет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев