2024 ел йомгаклары буенча республика конкурсында Саба якташлык җәмгыяте бүләкләнде
Ел йомгаклары буенча Саба якташлык җәмгыяте республикада 4 урынны яулады.
"Земляки Сабинского района - Саба якташлары" төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстанның иң яхшы якташлык җәмгыятьләре исемлегенә керде.ТР муниципаль берәмлекләре Советында узган бүләкләү тантанасында оешманың җитәкчесе Мәҗит Салиховка ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясенең махсус дипломын Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.
Конкурс 2017 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Быел приз фонды проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыру өчен 3,45 млн сум тәшкил итте.
Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Без бергәләп гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне һәм туган ягыбыз буыннары элемтәсен саклыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев