2025 ел «Автобабае» Иләбәр авылыннан. Кем ул?
Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда Сабада “Автобабай” бәйгесе булды
Халыкара өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда Сабада “Автобабай” бәйгесе булды. Ике турда үткәрелгән ярышка 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 10 кеше. Юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларындагы сорауларга җавапны тизрәк табучылар Саба аграр көллиятендә компьютер өстәлләре артында ачыкланды. Иң яхшы нәтиҗәне гомер буе гимназиядә технология фәне укыткан, яшь автомобильчеләр конкурсларында җиңүчеләр әзерләгән Габид Котдусов күрсәтте. Автошәһәрчектә машинаны тизлеккә маневр ясап фигуралы йөртүдә штрафлар буенча иң аз баллны Иләбәрдән Рафис Гайфиев алды.. Ике тур балларын кушып исәпләгәннән соң ул 2025 елны автобабае булып танылды. “Конкурста дүртенче елымны катнашам. Башта ике ел 3нче урында идем. Былтыр 2нче булдым.Ниһаять, быел җиңүче исемен алдым. Оештыручыларга зур рәхмәт. Үткәрсеннәр генә, киләсе елга да килербез”,– диде ул.
Габид Котдусовка –2нче, Микәил Заһидуллинга 3нче урын бирелде. Аларга ДАИның район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова кыйммәтле призлар тапшырды. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев