Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

2025 ел “ИнКО” җәмгыяте өчен уңышлы булды

Яңа сәхифә: «Хезмәтең белән данлы син, Сабам!»

  Гыйнвар аенда хуҗалыклар, оешмалар 2025 елдагы  эш­чәнлекләренә хисап бирә,  хәл итәсе бурычларны билгели. Райондагы предприятиеләр  хисап  чорында  мәгълүм хезмәт  уңышларына  иреште. Шә­мәр­дәндәге җаваплылыгы  чик­ләнгән “ИнКО” җәмгыяте дә  елны 20 процент  үсеш белән тәмамлады.  Агымдагы  елга һәм  ки­ләчәккә  эш  планнары  да  билгеле. Оешма җитәкчесе  Инсаф  Габидуллин шәхси бизнесны 2009 елда теплицада  кыяр үстердән башлый. Яшелчәлек белән генә алга китеп булмый. Кыяр бәяләре үзгәрми, ә ягулык бәяләре,  чыгымнар  арта.

Шуңа да  ул кайчандыр сыра заводы булган биләмәдәге биналарда рапстан техник  май  сыгуны  җайга салып җибәрә. Ягъни шәхси эшмәкәр дөнья күләмендә  “рапс бум”ы (майлы культураларны чәчү структурасында ул, соядан кала икенче урында тора) барган вакытны “тотып  ала”. Башта эш  кечкенәдән башланса да, әкренләп цех  киңәйтелә,  яңа  җиһазлар  кайтарыла. Рапс  мае  кыяр түгел, озак  сакларга  да була,  аңа  ихтыяҗ  зур.   Аны  төрле  максатларда – станоклар майлау материаллары, битум, шартлагыч  матдәләр  ясауда,  косметик товарлар җитештерүдә кулланалар. Ә түбен,  ягъни сыкканнан  калган массасын терлекләргә ашаталар. “Производствоны 2016  елда ачтык та,  НДС белән эшләү соралгач,  “ИнКО” җәмгыяте булып  теркәлдек. (“ИнКО” Инсаф исеменең беренче иҗегеннән  һәм   комплексное  обеспечение сүзләреннән  ясалган. – авт.)   Рапс  мае  сыгабыз да, Россия  буенча  сатабыз.  “КамАЗ” заводы,  “Нәфис косметик” компаниясе, Пермь,  Мәскәү оешмалары белән  эшлибез. Масловозлар бар, илтеп тә бирәбез. Кытайга да җибәрәбез. Ун тонна рапс орлыгыннан уртача 3-3,3 тонна  май  сыгарга  була. Түбен  якын-тирә районнар килеп  ала. Аны ашатуны туктатсаң, сыерның сөте  ике тапкыр  кими, диләр  авыл хуҗалыгы  җитәкчеләре. Шулай итеп, без­дә калдыксыз производство. Та­бигатькә бернинди чүп чыкмый”, – ди Инсаф Габидуллин.

Чималны да  бөтен Россия буенча җыялар, каян табалар, шуннан ташыйлар. Кайбер фермерларның  орлык  киптергечләре юк,  аларның уңышларын  басудан   алып  китәләр. Чистартып, киптереп  кыш  өчен  көзлектән  әзерләп  куялар. Өч мең  тоннага исәпләнгән складлары бар. Ләкин алар җитми. Яңаларын төзергә  планлаштыралар.

Бәяләрне тотуга  килгәндә, базар хәлләрен өйрәнү өчен чын мәгънәсендә менеждмент булу  сорала. Ул – киңрәк төшенчә. Гади генә чагыштыру: идарәче машинада бара, автомобильне йөртә, юлны күзәтә.Ә менеджмент кыска маршрутны төзи, вакытны планлаштыра, бөкеләр хәвефен бәяли. Инсаф бу мәсьәләдә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. Бәяләр  динамикасын  яхшы белә,  процессны алып бару, хәзерге хәлне контрольдә тота. Әйтик, гыйнвар  азагында  Кытайда  Яңа ел,  җитештерү бер айга  туктала. Рапс  маена бәяләр төшә.  Бу  вакытта товар  складта тоту  өчен җитештерелә. “Язга таба  бәяләр күтәрелә башлый. Без базарга яраклашкан. Шуңа йөз борып эшлибез. Җитештерү процессы да өзлексез булырга тиеш,  шуңа күрә җиһазлар тәүлек буе туктатылмый”, – ди Инсаф.

“ИнКО”ның тагын бер мөһим тармагы – керамзит блоклар  чыгару. Хәзер  төзелешләр  күп, шуңа  сатып алучысы тиз табыла. Әлеге процесс та тулысынча диярлек  автоматлаштырылган.   Өч  эшче көнгә 1,5 мең данә блок  чыгара. Аларны Балтач, Арча, Теләче, Кукмара районнарыннан да  килеп  алалар.   Былтыр Сабадагы күп йортлар  “Инко”  блоклары  белән төзелде. Хәзерге вакытта киләсе  сезонга материал туплау бара. Әйтик,  майда подрядчыларга йөз мең данә  кирәк икән, ул кадәрлене бер  көндә генә эшли  алмыйсың.   

Шәхси эшмәкәр 30лап кешегә хезмәт урыны булдырган. “Кадрларны сакларга тырышабыз, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Компаниягә тугрылык” кызыксындыру  чарасын кулланабыз. Традициягә әверелдереп, ун  елдан артык  эшләгән ике  кешегә Мисырга бер атналык юллама бүләк иттек.  Бәясенә барысы да  кертелгән. Төрле  акцияләрдә һәм хәйрия  чараларында да катнашабыз”, – диде эшмәкәр.

Ул алга таба рапстан азвык-төлек сәнәгатендә кулланыла торган май ясау (рафинад)  линиясе  ачу турында да хыяллана. Моның өчен җир кишәрлеге алу мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Район  җитәкчеләреннән ризалык бирелгән.

Илһам Гарипов,

баш инженер: 

–Безнең вазифага барлык процессларның өзлексезлеген тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Җиһаз-станокларның  ничек эшләвен даими контрольдә тотабыз.   Сезонның иң кызган чагында теләсә нинди ватылу штаттан тыш хәл ул, аны бетерү тизлеге уңышка һәм үзкыйммәткә турыдан-туры йогынты ясый. Техниканы  яңартып торабыз. Станокларны  ремонтлыйбыз,  кирәк икән сервис хезмәтенә дә мөрәҗәгать итәбез. Гомумән, кимчелекләрне үзебез бетерергә тырышабыз. Коллектив  тату, берсе эшләгәнне икенчесе карап тормый, җиһазларны төзекләндерү  күмәк  көч  сораса, тракторчылар да килеп булыша. Техника хуҗалары үз вазифаларына җаваплы карыйлар. Аларга, тегесен  майларга онытма, монысын болай ит дип   күрсәтәсе юк. Күз карасыдай  саклыйлар дисәк тә, арттыру булмас. Коллективның  уңышлары – һәркемнең үз эшен белеп, сыйфат белән  башкаруы нәтиҗәсе

Ленар Әүхәдиев, тракторчы:

–2015 елдан фронталь үз­төягечтә эшлим. Килгән  машиналарга блогын, башкасын төяп  җибәрәм,  чималны  кабул итеп алам, бушатам. Тик торган  юк.  Мин монда эшкә килгәндә территориядә балчык кына иде. Тракторга  миксер көйләдек тә, бер гектарга  якын территорияне  бетонладык.  Бөтен җирдә чисталыкны тотарга  мөмкинлек  ачылды. Барлык биналарны тышлап   алдык. Эш  урыныбыз   күзгә  күренеп  үзгәрде.  Хезмәтем үземә ошый, киләсе генә  килеп тора.  Эш хакларыбыз начар түгел,  вакытында  түләнә. Махсус киемнәр  сатып алган  юк. Оешма исәбенә  киенәбез һәм  саклап кына тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев