Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2025 елдан ГТО нормаларын тапшырган өчен салым чигерүе кертеләчәк

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» яки ГТО — массакүләм спортны үстерүгә һәм милләтне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән программа. Ул яшькә, җенескә һәм физик мөмкинлекләргә бәйле нормативларны үтәүне күздә тота.

2025 елдан ГТО тапшырганда салым ташламасы биреләчәк, закон инде имзаланган: vk.cc/cywtpb

Кем чигерә алачак?

Гомуми шартлардан тыш:

1. ГТО тапшырырга һәм аерымлык билгесе алырга яки инде алынган билгене расларга.

2. Шул ук елда диспансеризация узарга.

 

Чигереп калу күләме - 18 000 сум.

НДФЛ ставкасы 13% булганда салымда экономия 2 340 сум тәшкил итәчәк. Бу аерым стандарт чигереп калу, ул дәвалануга, укытуга һәм фитнеска социаль чигереп калу лимитына керми.

 

ГТОны ничек тапшырырга?

 

1. Сайтта теркәлергә www.gto.ru: clck.ru/3Bzb7z

2. Тест үзәкләренең берсен сайларга һәм заявка бирергә.

3. Медицина бәяләмәсе алырга.

4. Сынауларны үтәргә.

5. Нәтиҗәләргә карап аерымлык билгесе алырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев