21 февраль – Халыкара туган тел көне
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан булдырылды.
Галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Телләр бәйгесе призеры
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан М. Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, балаларда һәм яшьләрдә туган телләренә мәхәббәт уяту максатыннан быел җиденче ел рәттән Халыкара “Җәлил укулары” бәйгесе оештырылды. Бәйге 2024 елның 15 октябрендә башланып китте. Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән бәйгегә 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Шигырьләр 21 телдә яңгыраган.
Конкурсның 2нче этабы нәтиҗәләре буенча финалга 8 номинациядә 635 катнашучы үтеп, 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән 107 җиңүче билгеләнгән. Әлеге бәйгегә Саба район балалар китапханәсеннән дә 7 эш тапшырылган иде. Барлык этапларны үтеп Саба район балалар китапханәсенең актив китап укучысы Сафия Камолова "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә 2нче урын яулады. Җиңүчеләрне 18 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында гала-концертта тәбрикләделәр.
Сафиягә алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз.
Илсөяр Шакирҗанова,
китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев